+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
22 февраль 2022, 11:15

Бүген БСТда "Сестренка" күрсәтелә

Бүген, сишәмбе көнне, БСТ телеканалы Александр Галибинның "Сестренка" фильмын күрсәтәчәк. Бу фильм М. Кәримнең "Безнең өйнең яме" повесте буенча төшерелгән. Бу фильмның күрсәтелүе Донецк һәм Луганск халык республикаларындагы вакыйгаларга багышлана.

Бүген БСТда "Сестренка" күрсәтеләБүген БСТда "Сестренка" күрсәтелә
Бүген БСТда "Сестренка" күрсәтелә


Кинокартинадагы вакыйгалар Бөек Ватан сугышы вакытында башлана. Фильмда украин кызы Оксананың, мәҗбүри эвакуацияләнүдә булып, башкорт гаиләсендә яңа йорт тапканлыгы турында сөйләнә. Фильм Русия Мәдәният министрлыгы һәм М. Кәрим исемендәге фонд ярдәме белән Мостай Кәримнең йөз еллык юбилее алдыннан Русиянең танылган режиссеры Александр Галибин тарафыннан төшерелгән.

"Без бүген Донецк һәм Луганск өлкәләрендә ниләр булганын барыбыз да күрәбез. Меңләгән гаилә үзләренең туган урыннарыннан китәргә мәҗбүр. Башкортстан беренчелердән булып туганнарыбызга ярдәм кулы сузды. Һәм бу Мостай Кәрим әсәрендә тэсвирланган хәл белән һәм кинога нигез итеп алынган вакыйгалар белән туры килә. Без Мостай Кәрим фондына, Әлфия Мостай кызы Каримовага һәм Тимербулат Олег улы Кәримовка кыска вакыт эчендә фильмны безнең телеканал эфирында күрсәтүне оештырырга ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтлебез", - дип шәрехләде"Башкортостан" телерадиокомпаниясе директоры Рөстәм Зарафетдинов.

"Безнең республика Луганск һәм Донецкидагы дусларыбызга ярдәм итәргә булды. Чөнки авыр минутларда кешеләр бер-берсенә ярдәм итәргә тиеш. Һәрвакыт шулай булды - Башкортстанда игелекле һәм ярдәмчел халык яши бит", - дип белдерде фильмдагы төп рольне башкаручы яшь актер Арслан Крымчурин.

"Сестренка" кинокартинасын БСТ телеканалы 22 февральдә 19 сәгать 40 минутта күрсәтәчәк. Кабатлау - якшәмбедә 12 сәгать 30 минутта.

Фото: Башинформ.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас