Үз һөнәренә мөкиббән бирелгән бу олы талант иясе М. Гафури исемендәге Башкорт, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрлары, Стәрлетамак театр берләшмәсе сәхнәләрендә — актер, Уфа сәнгать училищесында һәм институтында, Стәрлетамак мәдәният техникумында укытучы буларак якты эз калдырды. Ул иҗат иткән “Нәркәс” трагедиясе 1974 елда СССР халыклары драматургиясе фестивалендә беренче дәрәҗә Дипломга лаек булды.
Үз һөнәренә мөкиббән бирелгән бу олы талант иясе М. Гафури исемендәге Башкорт, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрлары, Стәрлетамак театр берләшмәсе сәхнәләрендә — актер, Уфа сәнгать училищесында һәм институтында, Стәрлетамак мәдәният техникумында укытучы буларак якты эз калдырды. Ул иҗат иткән “Нәркәс” трагедиясе 1974 елда СССР халыклары драматургиясе фестивалендә беренче дәрәҗә Дипломга лаек булды.
1932 елның 26 февралендә Куергазы районының Тимербай авылында туган Илшат исемле малай, үзенең күпчелек замандашлары кебек, тормыш авырлыкларын бәләкәйдән үк кичерә. Менә аның бала чагыннан бер вакыйга, ул аны үзе сөйләп калдырган:
“1944 елның язы. Басуда кышлаган башак җыеп ашадык, ә ул агулы булган. Бик күп кешеләр үлде. Мәетләрне арба белән ташыдылар. Танавыңнан кан киттеме, аны туктатып булмый — беттең дигән сүз. Бервакыт ишек алдында минем дә танау канады. “Бетте бу бала!” — диде әти. Авыл Советы рәисенең хатыны бездә иде, ул әнигә әйтә: “Апа, каймагың бармы?” “Бар!” Теге апа йөгереп чыгып китте дә бер “чәкүшкә” аракы тотып керде. Мине чалкан яткырып, авызга аракы сала да каймак каптыра. Исереп йоклап киткәнмен. Уянсам, кан каткан. Хикмәт нәрсәдә? Кан китү белән аракы, каймак салсалар, канны шул оета икән. Бер-ике сәгатькә соңлаганда — үләсең. Меңнән бер кеше булып исән калганмындыр. Аннары елгада су ташканда баттым, ул чакта якын дустым Дикъкать Буракаев үлемнән коткарды...”
Илшат Йомагулов 1952 елда Уфа сәнгать училищесын Хаҗи Бохарский курсында тәмамлап, республикабызның төп театрына эшкә алына. Ике елдан аны Мәскәүгә ГИТИСка җибәрәләр, анда Борис Бибиков җитәкчелегендә һөнәрен камилләштереп, 1959 елда яңадан академия театрына кайта. Тәүге адымнарыннан ук ул үзен сәхнәдә романтик күтәренке рух белән иҗат итүче, образларның эчке кичерешләрен оста, дулкынландыргыч сурәтләүче актер итеп таныта. Менә безнең академтеатрда ул уйнаган 50дән артык рольнең берничәсе: У. Шекспирның “Макбет”ында — Макбет, Л. Толстойның “Тере мәет”ендә — Протасов, “Караңгылык хөкем сөргәндә” әсәрендә — Никита, М. Гафуриның “Кара йөзләр”ендә — Закир, М. Кәримнең “Ай тотылган төндә” трагедиясендә — Акъегет, “Ташлама утны, Прометей!”да — Прометей, Азат Абдуллинның “Онытма мине, кояш!”ында — Чекмарев, ”Унөченче председатель”дә — Баимов, Ибраһим Абдуллинның “Бер мәхәббәт тарихы”нда — Зәки...
Үзе язган тәүге сәхнә әсәре — “Нәркәс” трагедиясен 1967 елда данлыклы режиссер Лек Вәлиев куя. Республикабызның театр дөньясында олы вакыйгага әйләнгән бу спектакльдә автор төп роль Тимерханны башкара.
Яраткан һәм яратмаган рольләре турында сорашканда Илшат Хәлил улы болай дип сөйли иде: “Алай бүлү бик кыен. Кайбер рольне мәҗбүриләп бирәләр, яратмыйча тотынасың — уңышлы гына килеп чыга. Ә кайберләрен, эх, уйныйм моны, дип башлыйсың — пшик! Әйбәт драматургиядәге рольләр барыбер җанга якын, әлбәттә. Ф. Шиллерның “Мәкер һәм мәхәббәт”ендә Фердинанд. О-о, андагы хисләр: давыл һәм гарасат! Күпме фашлау, омтылыш, үз идеяңә бирелү! Әллә никадәр темперамент бар ул рольдә. Моны уйнагач, киләчәктә сиңа Отеллоны да бирәчәкләр, ди торганнар иде. Ә. Мирзаһитовның “Әниемнең чал чәчләре”ндә — Йолдыз, Н. Хикмәтнең “Онытылган адәм”ендә — Беркатлы кеше, Р. Ишморатның “Давылга таба”сында яшь Ленин —
В. Ульяновны үзем дә, тамашачылар да ошатты. Гомумән, тамашачы мине ярата иде — бу җәһәттән зарланмыйм”.
Артык популяр булуның, яхшы уйнауның зыян китерә торган яклары да килеп чыга икән. Илшат Йомагуловка Н. Асанбаевның “Алтын бишек” драмасында... Гитлер ролен бирәләр. Аз гына сүзле, эпизодик күренештә. Сәхнәгә килеп чыгу белән тамашачылар аягүрә басып кул чаба. Театр җитәкчелеген дә, залдагы вазыйфалы кешеләрне дә электр тогы суккандай була. Гитлерны алкышлыйлармы? Аны түгел, әлбәттә, яраткан актерга шулай хөрмәт белдерәләр. Икенче, өченче кичне артист юри илке-салкырак уйнап карый. Аны күрү белән халык кул чаба. Ахыр чиктә “Алтын бишек”не репертуардан алып ташларга мәҗбүр булалар.
Илшат Йомагулов 1962 елдан Уфа сәнгать училищесында курсларның сәнгать җитәкчесе эшен дә башкара — яшь артистлар әзерли. Бер үк вакытта радио аша тапшырулар алып бара, радиопостановкалар оештыра. Дубляж эшендә — кинофильмнарны башкортчага әйләндерүдә актив катнаша. Образлы итеп әйткәндә, дубляжның “әтисе” була. Ул эшләрне күбрәк төннәрен башкарырга туры килә, чөнки көндез вакыт юк. Ә бит фильмдагы образга төшенергә дә, сөйләү үзенчәлеген өйрәнергә дә кирәк. Кайчак өчәр төн рәттән йокы эләкми. Күз алдына китерегез! Иртән сәгать 8дән 11гә кадәр училищеда дәресләр, аннан 2гә кадәр театрда репетиция. Кич спектакль. Аннан соң радиога йөгерә.
Сайлап алган һөнәреңә (бу очракта — сәнгатькә) мөкиббән китү, яшәештә аны иң беренче урынга, хәтта мәхәббәттән, гаилә тормышыннан да алгарак кую кире якларын күрсәтеп кенә тора. (Бу хакта яраткан артистыбызның гомере ахырына таба үкенеп әйткән сүзләрен китерербез әле). Тумышы буенча Уфа кызы, һөнәре укытучы булган беренче хатыны белән 12 ел яшәгәннән соң аерылышалар. “Тормышны аңлавыбыз төрлечәрәк булды”, — дияр соңыннан Илшат Хәлил улы. Ул заманда гаилә таркалу — сирәк күренеш, җитәкчелек тә моңа җитди карый. Йомагуловка мөнәсәбәт кире якка үзгәрә. Гади кешеләрдә дә аңа карата шик уяна: “үзе гаепледер”, “үзе шундыйдыр”, имеш. Элек транспортка килеп керүгә берәрсе мотлак торып урын бирсә, хәзер күрмәмешкә салышалар. Хәл-әхвәлен белешүчеләр дә сирәгәя бара.
Инде күптән сәхнәләрне гөрләтсә дә, “атказанган” исеме бирелми. Аңардан соң килгәннәр, хәтта сәләте чамалы булганнар да алгалап тора. “Коллектив исеменнән Сезгә югары исем юллап обкомга барабыз”, — диләр. “Йөрмәгез, барыбер бирмәячәкләр”, — ди актер. Ә үзенең җаны өзгәләнә. “Үз республикамда юкка чыгам бит болай... Туган җирне калдырып китәргә туры килә... Ирекле көннән түгел дә соң...”
Һәм ул Казан ягына күз ташлый. Камал театрының баш режиссеры Марсель Сәлимҗанов, байтак татар артисты белән Мәскәүдә бергә укыган, Уфа сәхнәсендәге чыгышларын камаллылар күзәтеп баралар.
Уфадагы күршесе, күренекле язучы Фәрит Исәнгулов та аның ниятен белгәч: “Туганкай, китмичә булмыймыни? Дөресен әйт, кайчан кире кайтасың?” — дип сорый. “Фәрит абый, хәлемне күреп торасыз. Китмичә чарам калмады... Ике-өч елга гына булса да...” — ди. Якын күргән күршесе белән генә шулай ачыктан-ачык сөйләшә ул бу очракта.
Бу вакытта инде ул училищеда үзе укыткан Рәмзия Ислам кызы Хисамова белән гаилә корган була. Бергә китәләр. Бу 1972 елда була.
Күренекле актер, режиссер, педагог Әхтәм Абушахманов хәтерли: “Гаделлекне яклап утка-суга керергә әзер, тәнкыйть сүзен кешенең күзенә карап әйткән Илшат агай мине дә бераз вакыт укытты, аңардан үрнәк алырга тырыштым. Мостай Кәрим “Салават” трагедиясен язганда төп рольдә аны күздә тоткан. Ул киткәч, роль миңа калды”.
Йомагуловны һәм аның гаиләсен Казанда күтәреп алалар. Баргач та фатир бирәләр. Рольләре дә зарланырлык булмый. Илшат абый өч ел эчендә 12 зур роль башкара. Алар арасында Туфан Миңнуллинның “Канкай улы Бәхтияр”ендә — Пугачев, Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану”ында — Исмәгыйль, Гариф Ахуновның “Чикләвек төше”ндә — Саматов, Диас Вәлиевның “Намус хөкеме”ндә — Арсланов һәм башкалар.
“Нәркәс”не бу театрда баш режиссер, СССРның халык артисты Марсель Сәлимҗанов куя. Тимерханны, әлбәттә, автор үзе башкара. Нәркәсне — Рәмзия Хисамова. Ул шулай ук Нурихан Фәттахның “Кол Гали”ендә — Чәчәк, Мирсәй Әмирнең “Агыйдел”ендә — Артыкбикә, Сәет Шәкүровның “Тол хатыннар”ында Фәридә рольләре белән Казан тамашачылары мәхәббәтен яулый.
“Татар совет театры” дигән очерклар җыентыгында (1975 ел), “Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры” фотоальбомында (1996) һәм башка басмаларда “Нәркәс” трагедиясе, Илшат Хәлил улының һәм Рәмзия Ислам кызының сәхнә эшчәнлекләре турында языла, фоторәсемнәр бирелә.
“Татарстанда миңа билгеле бер өмет баглыйлар иде, — дип искә ала иде Илшат Йомагулов. — Әйтик, Мәскәүгә биш спектакль алып барабыз, өчесендә мин төп геройны уйныйм. “Илшат, без сиңа “атказанган” исеме биреп тормабыз, шунда ук “халык артисты” булырсың”, — дип тә җибәрделәр. Шуңа киләчәк өчен борчылмадым, бөтен булмышымны сәхнә эшенә бирдем.
Гомеремнең Казан сәхифәләрен хәтерләгәндә шуны да әйтим: төрле театрларда, коллективларда эшләвемә үкенмим, чөнки моның уңай яклары да күп. Билгеле бер иҗат алымы булган театрдан бөтенләй икенче төрлесенә барып уйнау — бик катлаулы нәрсә. Урыс артистларының күбесе берничә театр алмаштыра, күңеленә ятышлы коллектив эзли. Казанга китеп, мин үземне артист буларак саклап калдым.
“Кайт!” — дип Уфадан киләләр. Республика хуҗасы Мидхәт Шакиров өлкә комитетының мәдәният бүлеге мөдире Клара Төхвәтуллинага әмер бирә. Тегесе ул әмерне театр директоры Нәҗибәк Хафизовка җиткерә. Нәҗибәк абый Казан белән ике арада йөри. Ике тапкыр килгәндә: “Юктыр, инде ярамый”, өченчегә килгәч: “Ярый, кайтырмын”, — дидем. Башка берәү килеп йөрсә, бәлки, ризалашмас та идем. Нәҗибәк абый бик объектив, кешелекле, кечелекле, театр өчен бик күп эшләгән шәхес иде”.
1975 елда Илшат Йомагулов гаиләсе белән Уфага кайта, академия театрында эшен дәвам итә. Аңа шунда ук “БАССРның атказанган артисты”, тагын да өч елдан “РСФСРның атказанган артисты” дигән исемнәр бирәләр. 1982-90 елларда бер үк вакытта Уфа сәнгать институтында укыта.
1988 елда йөрәге каты авырып, дәваханәдә ятканда театрдан да, институттан да китәргә дә сәхнә әсәрләре генә язып утырырга дип ният итә. Студент елларын исенә төшерә. ГИТИСта укыганда кайбер сабакташлары шунда калырга омтылганда Йомагулов Мәскәүне өнәми, бу биш ел кайчан үтеп китәр инде, дип йөри. Шушы сагышлану аны фольклорга якынайта, драматургиягә алып килә. Үзебезнең милли драматургларга карата дәгъвасы арта. “Әсәрләре шундый беркатлы, геройлары һәр яктан төп-төз, идеаль, ахыры “Ур-ра!” белән бетә. Ә бит классиканы укыйсың, барысы да үз урынында. Шундыйрак осталыкка ирешергә теләкләре юк микәнни безнекеләрнең?” — дип уйлана.
Үрнәк күрсәтим әле, дип “Нәркәс”не язарга утыра. Гомумән, Уфада эшләү чорында ул берничә драма яза, алар шунда ук сәхнәләштерелә дә. “Нәркәс”кә килгәндә, аның тәүге куелышларында Илшат Йомагулов, Рәмзия Хисамова, Фидан Гафаров төп рольләрне башкарса, 2001 елда аларның балалары Айсылу Йомагулова (Нәркәс) һәм Азамат Гафаров (Тимерхан) эстафетаны дәвам итә.
56 яшьлек актер-драматургка тыныч кына язып утыру мөмкинлеге бирмиләр. Режиссер Гөлдәр Ильясова Стәрлетамакта драма театры оештыра башлаган, ярдәм сорый. “Сездә бөтен ышаныч, килегез инде, Илшат агай!” — дип чакыргач, шул шәһәргә эшләргә һәм яшәргә китә. Театр оештырышып, рольләр башкара, кадрлар һәм репертуар туплауда зур ярдәм күрсәтә. Артистлык сәләте сизелгән яшьләрне эзләп авылларга чыгып китә, театрның үзендә студия дә ачып җибәрә. Стәрлетамак мәдәният техникумында курсларның сәнгать җитәкчесе булып та эшләп ала.
Илшат Хәлил улының шәхси тормышы янә катлауланып китә. Моның өчен ул беркемне дә гаепләми. “Тамаша” журналының 1998 елгы беренче һәм икенче саннарында басылган истәлекләрендә, шунда ук драматург Наил Гаетбай белән шагыйрь Рамил Янбәккә биргән интервьюсында үткән тормышына анализ ясый. Менә шуннан өзекләр.
“...Хәзер, күп еллар үткәч, барысын да искә төшереп, шундый нәтиҗәгә киләм: шәхси тормышны, сәхнә эшчәнлеген һәм әдәби иҗатны бергә бәйләп алып бара алмаганмын. Минем сәнгатем, иҗатым бар, дөньясына төкермим дә, дип йөргәнмен. Мохтаҗлыклар килеп чыкканда хатын әйтә бит инде: барып сора әле, сиңа бирәләр, ди. Шул сүзләр мине үтерә иде. Әйе, хөрмәтле, абруйлы кеше булдым, үтенечемне кире дә какмаслар иде. Исем белән сату итүне, нәрсәдер соранып йөрүне түбәнлеккә санадым. Менә шундый көнкүреш вак-төякләре гаиләбез нигезен какшата килде.
...Мин дә, хатыным Рәмзия дә балаларыбызның үзебезнең һөнәрне сайлавына каршы булдык. Айсуак художество мәктәбендә һәм училищесында шөгыльләнеп, рәссам булырга йөргәч, тынычланган идек. Армиядә хезмәт итеп кайтты да институтка керергә, артист булырга теләвен белдерде. Айсылу да сәнгать институтына керде. Икесе дә яхшы укыдылар...
...Куергазы районының Югары Мотал авылында йорт салдым. Җәйләрен шунда яшим. Сәхнәдән китү авыр түгелме, ностальгиягә бирелмисезме, дип кызыксыналар еш кына. Эшсез калган артистлар интегә бит, нишләргә белмиләр. Пьесалар язып утырмасам, миңа да авыр булыр иде. Өчәр көн өйдән чыкмыйча язып утыра алам. Язасыларым күп, вакыт җиткерә алмыйм...”
Илшат Хәлил улы Йомагулов 2007 елда вафат булды. Аның улы да, кызы да, әти-әнисенең юлын дәвам итеп, Башкорт дәүләт академия театрында эшлиләр. Актер һәм режиссер Айсуак Йомагуловның әтисе турында язмаларыннан бер өзек китерик:
“Әти шәхес булды. Ул сәхнә әсәрләрендә дә һәрчак шәхесләрне уйнаган. Прометей, Макбет, Пугачев, Иванов рольләре — барысы да спектакльнең төп геройлары. Режиссерлар әтинең ролен чыгарып бетергәнен гелән көтеп торыр булган, икенчесе аны үзенә чакырган, өченчесе... Менә шулай бертуктаусыз тынгысыз иҗат дөньясында яшәгән ул. Үзенең эчке куәте белән зур шәхеснең тирән кичерешләрен, күңел сызлануларын оста сәхнәләштерә алган. Әти көчле энергетикалы артист иде.
Театрларда үзенчәлекле, кызыклы рольләр башкарган артистлар бик күп ул, әмма шәхесләр аз. Юк диярлек. Шәхес булу өчен талантлы булып туу гына аз, күрәсең. Әти һәр секунд, минут шушы иҗат, сәхнә, сәнгать, театр дөньясы белән яшәде”.
Башкортстан Театр эшлеклеләре берлеге рәисе Әхтәм Абушахманов әйтүенчә, республиканың халык артисты Рәмзия Хисамова һәм аларның улы белән кызы Илшат Йомагуловның әсәрләрен һәм аның турында истәлекләр җыентыгын нәшер итүгә әзерлиләр. Академия театрында юбилей кичәсе зурлап үткәреләчәк.
Нәҗип Асанбаев,
Башкортстанның халык язучысы:
— Илшат Йомагулов — кешеләрдә була торган иң яхшы сыйфатларга гаҗәеп бай шәхес. Мин монда матурлык, сәләт һәм талант турында гына фикер йөртәм. Минем өчен ул — тәүдә актер. “Кеше бәхете”, “Алтын бишек”, “Ак сиреньнәр”, “Мәйдан тотабыз” һәм “Кызыл паша” дигән пьесаларымда бик җаваплы рольләрдә чыгыш ясады, һәр образы белән спектакльләрне дә баетты, мине дә бәхетле итте.
Илшат Йомагулов — коеп куйган актер, әлбәттә! Талантлы булу өстенә Аллаһы Тәгалә аңа буй-сын матурлыгын да жәлләмичә, “кушучлап” биргән. Озын буйлы, үткер карашлы, сүзне өздереп, “маен чыгарып” әйтә белүче, кирәк булса, ачысы да, төчесе дә, җитәрлек тел куәсе дә Илшатта баштан ашкан.
Болары тышкы матурлыктыр, мөгаен. Ә эчке матурлыгы, булмышы? Илшат Йомагулов — барыннан да элек, зур оста. Сәхнәдә җанны тетрәтерлек бөек образлар тудырырга сәләтле оста ул. Ричардларны, Гамлетларны, Отеллоларны уйнарга сәләтле сәхнә остасы. Урыс актеры булса, яисә Көнбатыш Европа илләрендәге сәхнәләрдә уйнаса, аның исеме дөнья театры тарихына, һичшиксез, алтын хәрефләр белән язылыр иде. Юк, мин актер Илшат Йомагуловны үзебездән читкә җибәрәсем килми, ул безнең милли сәнгатебезне баетып, “тарих язды инде ташына”. Илшат академия театрында эшләгәндә һәрчак аның өчен режиссерлар арасында “Миңа кирәк! Миңа!” дигән тартыш китә иде. Өзгәлиләр иде егетне! Бу актер өчен бик зур бәхет иде, әлбәттә! Мин дә, автор буларак, үз пьесаларым куелганда төп рольне Илшат Йомагулов уйнавын тели идем. Хәтта ки актерга: “Уйна!” — дип ялынган чакларым аз булмады. Рәхмәт аңа, мине тыңлый иде, уйный иде, мине бәхетле итә иде...
Илшат Йомагуловның күпкырлы талантының тагын бер якты бизәгенә тукталасым килә. Ул бит әле Башкортстанның иң күренекле драматургларының берсе дә. Актер булып эшләү белән бергә дистәдән артык менә дигән драма әсәрләре язды. Аның бер “Нәркәс”е үзе генә ни тора?! Классика!..”
2004 ел.
(“Гомер юлы” китабыннан)
Фәрит Фаткуллин.