Татар һәм башкорт эстрада җырлары, аларны башкаручылар турында сөйләшүләр вакыт-вакыт кабатланып тора. Еш кына аларда тәнкыйть сүзләре дә ишетелә. Мәсәлән, моннан төгәл 35 ел элек “Кызыл таң”ның әдәбият һәм сәнгать бүлеге хәбәрчесе Фәрит Фаткуллин, мәшһүр моң иясе Фәридә Кудашева һәм шагыйрь, музыкант Рафаэль Сафин белән әңгәмәләшеп, гәзитнең тоташ бер битен тутырып “Җыр-моң иле ничек яши?” дигән язма бастырган иде. Мин инде, ул вакытта матбугат белән дуслашкан егет буларак, бу темага сөйләшүнең ел буе дәвам иткәнен, фикер алышу барышында зур гына кайбер шәхесләрнең үзара мөнәсәбәтләре бозылганын да хәтерлим.
2000 ел башында Башкортстан Язучылар берлеге Актерлар йортында җыр турында сөйләшү оештырды. Анда шагыйрьләр Равил Бикбаев, Рафаэль Сафин, Сафуан Әлибай, Муса Сираҗи, Зөһрә Котлыгилдинаның бик фәһемле чыгышлары тыңланды. Ул вакыттагы мәдәният министры Тәлгать Сәгыйтов, тагын берничә шагыйрь, шулай ук җырчылар, композиторлар, филармония хезмәткәрләре дә сөйләде, бәхәсләште. Сөйләшүнең бик тәфсилле йомгаклары “Агизел” журналының шул елгы 5нче санында басылды. Җыр иҗат итү, аны башкару белән бәйле кешеләр, вакыт-вакыт шул материалны алып укыса, үзләренә күп файда алыр иде.
Ә бит 2000 елда, аеруча 1987 елда, милли эстрадабыздагы хәлләр бүгенге кебек аянычлы түгел иде. Җыр-моң сөючеләр, сәнгатьтә акны — карадан, ашлык бөртеген кибәктән аеручылар матбугат битләрендә, башка киңкүләм мәгълүмат чараларында нәкъ менә әле чаң сугарга тиешләр, минемчә. Бу темага язмаларымны “һаман бер балык башы” дип кабул итмәгез!
Җыр сәнгате милли тәрбия чараларының иң үтемлеләренең берсе икәнлеген Рәшит Ваһапов, Фәридә Кудашева, Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Хәйдәр Бигичев, Абдулла Солтанов, Рамазан Янбәков кебек затларыбыз беркайчан да онытмады. Яшь җырчыларга менә дигән үрнәк алар.
Күптән түгел ТНВ каналыннан филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хөбетдинованың мәшһүр Нәкый Исәнбәткә багышланган тапшыруын карау бәхетенә ирештем. “Татарстанда 60-70нче елларда татар моңы тынам-тынам дип торганда аны безгә Илһам Шакиров яңадан яңгыратты, — дип ассызыклады галимә. — Нәкый Исәнбәтнең “Илкәем” шигыренә көй язып, үзе үк халыкка җиткерде. Нәкый аганың “Син сазыңны уйнадың”, “Бормалы су”, “Яшьлегем”, “Ай былбылым”, “Уракчы кыз” кебек киң таралган җырлар текстлары авторы икәнлеген күпләр белмидер дә әле”.
Онытыла төшкән җырларыбызны халыкка кайтару миссиясен, Илһам абыебыздан соң, Филүс Каһиров, Илһам Вәлиев, Рөстәм Закиров, Салават Әхсәнов дәвам итә дип әйтер идем. Райондашым — Борай егете Салаватка аерым тукталасым килә. Халык аны күптән яратып тыңласа да, аның “Татар җыры-95” конкурсы лауреаты” дигән бердәнбер мактаулы исеме генә булуы белән килешеп булмый. Шушы бәйгедә жюри рәисе Илһам Шакировның күзләреннән яшь тәгәрәткән бердәнбер Башкортстан вәкиле иде бит ул! Аның турында гәзиттә минем “Илһамны елаткан җырчы” дигән мәкалә бастырып чыгаруыма да тиздән 27 ел тула. Аның талантын рәсми рәвештә бәяләргә күптән вакыт бит!
Сүз уңаенда әйткәндә, тамашачылар әллә кайчан инде яратып тыңлаган икенче бер талант иябез Радик Динәхмәтовка да күптән түгел генә “Башкортстанның атказанган артисты” исеме бирелде. “Ниһаять!” дип әйтәсе генә кала...
Югары исем бирер алдыннан җырчының репертуар төрлелеге, тавыш диапазоны, дикциясе, лексикасы, халык җырларын башкару сәләте хәлиткеч шарт булырга тиеш. Кызганычка каршы, бездә бу таләпләр үтәлеп бетми.
Сәхнә, эфир, экран, тасмалардан яңгыраган җырларга килгәндә, Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин, Заһир Исмәгыйлев, Сара Садыйкова, Рим Хәсәнов, Абрар Габдрахманов, Нур Даутов һәм башка талант ияләре иҗат иткәннәр түгел, ә чиле-пешле нәрсәләр өстенлек алуы сәер хәл.
Җырлар язу өлкәсендә югарыда исемнәре санап үтелгәннәрдән тыш, Вәсил Хәбисламов, Илгиз Закиров, Роберт Тимербаев, Афәрим Акчуринга алмаш булырлык яшьләр күренмәве борчылу тудыра. Әдәбиятта да, сәнгатьтә дә талантлылар урынын уртакуллар, “ширпотреб” ихтыяҗларына җавап бирүчеләр, халыкның эстетика буенча бик түбән катламына ярарга тырышучылар басып алуына юл куелу — бик аяныч хәл.
Татар һәм башкорт эстрада җыр сәнгатендә милли колоритыбызны, үз йөзебезне саклап, коткарып калуга иң нык аяк чалган нәрсә — аның европалашуы, мәскәүләшүе дип уйлыйм мин. Бүгенге җырларыбызда иң кирәкле компонентлар — моң, тавыш, мелизм, халыкчанлык, кабатланмас тембр, табигый сәләт, тәрбияви мәгънә, эчтәлек булмавыннан чәчләр үрә торырлык. Клип төшерү, җырчы тирәсендә биеп йөрүләр, бэк-вокал, затлы киемнәр, яхшы аппаратура, сәхнә бизәлеше алгы урыннарга чыгуы җыр сәнгатенең кыйбласы югалуына китерә. Сүз дә юк, бу санап үтелгәннәр талантлы җырчы чыгышына ямь өсти. Әмма очраклы “йолдыз”лар “торт өстендәге чия” түгелләр бит. Аларны “тыштан ялтырап, эчтән калтырау” дияргә мөмкиндер. “Һәр ялтыраган асылташ түгел”, дип әйтә халык. Кайвакыт кибеттә матур тышлыгына кызыгып сатып алган кәнфитне тешләп карагач, аның каты һәм тәмсез булуыннан кәеф кырылган кебек инде бу.
Ә аларның репертуарлары антишигырьләрдән әвәләнүе — кулга микрофон тоту гына әле кешене җырчы итмәвенә ишарә. Хәзер “җырчы-шагыйрь, “җырчы-юморист”, “җырчы-композитор” дигән сәер атамалар еш очрый. Юк инде, шагыйрьгә бернинди атама да, кушамат та кирәкми. Шагыйрь ул — шагыйрь генә! Моны Тукай, Такташлардан алып, Равил Фәйзуллин, Рәшит Назаров, Салават Рәхмәтулла, Зөлфәтләр күптән раслаган бит инде.
Җыр сәнгатен бозучы тагын бер агым — “эт сөяккә бара” мотивындагы көйләр “иҗат итүчеләр”. Араларында атказанган мәдәният хезмәткәрләре, төрле лауреатлар да бар. Бер татар композиторын беләм. Үзе әйтүенчә, билгеле ике җыр язган, кайчаннан бирле шуларның нурында коенып, бөекләр рәтендә икәнлегенә үзе дә ышана. Аның җырларын кем башкарадыр, минем ишеткәнем юк.
Бүгенге җыр текстлары бик-бик сирәк очракта гына — искиткеч, икенчеләре — әйбәт, өченчеләре — уртача, ярыйсы шунда, ә менә дүртенчеләре... Ул нәрсәләр бик газапланып, җитлекмичә, вакытыннан алда туган сабыйлар кебек. Шуларга көй калыплаучылар аларны тагын да куркынычрак итә. Ул ничарадан бичара җырлар, җаннары булса, ник туганнарына үкенерләр иде. Ә көйче, киез ката баскан кебек, тегеләрне күпме кирәк — шулкадәр шап та шоп калыплый.
Җыр текстларының мәгънәле булганнары да очрый кайчак. Монысы инде — көйчеләрнең талантлы шагыйрьләр белән дуслыгы нәтиҗәсе. Кайбер талантлы шагыйрьләр дә, шигырьләре шундый көйләргә уралып яңгыраганга үзенең дәрәҗәсе төшүен сизсә дә, никтер, пошынмый. Аның да бераз акчалы буласы киләдер. Тексты эчтәлекле, көе игезәкләр кебек җырларны кайчак талантлы гына иптәшләр башкаруы да аптырашта калдыра. Буш вакытта, кухняда токмач кискән арада, телефоннан сөйләшүдән бушаган арада язылган җырлар барыбер күбрәк.
Шулай берзаман Әнгам Атнабаевны язмалары белән күмеп ташлаган берәүдән шагыйрь аптырап: “Син боларны кайда, кайчан язып өлгерәсең?” — дип сораган. Тегесе, уяулыгын югалтыпмы, әйткән: “Бөтен урында, хәтта бәдрәфтә дә”. “Әйтәм алардан шундыйрак ис килә...” — дигән шагыйрь, мыек астыннан елмаеп.
Эх, Наҗар Нәҗмиләр, Әнгам Атнабаевлар юклыгы нык сиздерә бүген!
Әгәр дә сез фәлән йөз яисә меңнән артык җыр тексты язулары белән мактанып йөрүчеләрне очратсагыз, бер дә гаҗәпләнмәгез. Алар — я бөеклек чиренә тарыган, я хәзер киң таралган графоманнар төркеменнән. Араларында Язучылар берлегендә әгъза булып исәпләнүчеләр барлыгын белгәч, алар өчен дә, берлек өчен дә оят булып куя...
Бүген милли җырларыбыздан “хит” дип йөртелгәннәрендә, бигрәк тә аларның көйләрендә плагиат, ягъни урлашу күп очрау кәефне кыра. “Красные розы, белые розы, не сыпь мне соль на рану, виновата ли я?” дигәннәре урыс хиты икәнлеге күпләргә билгеле. Нигә инде шуларны татар-башкорт эстрадасында тәрҗемә итеп яңгыратырга?! Шулай ук “безнеке” дип тәкъдим ителгән җырларда урыс, инглиз, үзбәк, төрек мотивлары да торган саен ешрак яңгырый. Баянга, рояльгә кушылып башкару өчен җырлар языламы икән әлеге заманда? Аның каравы, нык камилләшкән аппаратура ярдәмендә күз ачып йомган арада хит “иҗат итүчеләр” очрап кына тора.
Берзаман шундый бер “кәмпәзитор”да кунакта булган идем. Төрле аппаратлардан төрле халыклар музыкасы агылып тора. Шунда ук татар һәм башкорт шагыйрьләренең китаплары, бүгенге бихисап каләм тибрәтүчеләрнең кулъязмалары өеп куелган. Текстлар авторларына хөрмәт белән карамаучы, аларның авторлык хокукларын бар дип тә белмәүче мондый адәмнәр тегеннән урлап, моннан чәлдереп әтмәлләгән җырларын “йолдыз” җырчыларга бушлай бирмиләр бит. Гонорар дип аталган керемнәрен көй һәм текстларның законлы авторлары белән бүлешмәүче сәнгать сорыкортлары алар.
Соңгы 30 елда татар һәм башкорт җыр сәнгатенең асылы, традицияләре, самимилеге югалуда алыпсатар “маэстролар”, шагыйрь түгел шагыйрьләр, тавышсыз-моңсыз җырлаучылар зур өлеш керттеләр. Кулына каләм алган һәркем — шагыйрь, уен коралы тоткан һәркем — композитор, сәхнәгә чыгып авызын ачкан һәркем җырчы түгеллеген аңлар өчен күп тә кирәкми. Бер шаян шагыйрь әйтмешли, сүзләрен дә, көен дә үзләре әтмәлләп, “маэстро”, “примадонна” дип хис итеп, карлыккан күкле-яшелле тавыш белән җырлаулары гына җитмәгән, залдагылардан ду китереп үзләренә кул чаптыра андыйлар. Тамашачылардан ялынып кул чаптырулары белән дә үзләренә кире мөнәсәбәт тудыруларын һаман аңламыйлар, күрәсең.
Мәскәүнең “данлыклы” (белгечләр яисә җыр сәнгатендә акны карадан аеручы гади халык түгел, ә киңкүләм мәгълүмат чаралары аларны шулай дип йөртә) җырчылары байлыгын нишләтергә белми аптыраган олигархлар мәҗлесенә барып җырлап, миллионнарча сум акча эшли, диләр. Безнекеләр, әлбәттә, туйларга, табыннарга тормышының очын-очка ялгау теләге белән йөри. Ләкин аларның да мәҗлестәге исерекләргә ярарга тырышып кыланулары сәхнәгә дә ияреп менә кайчак. “Сәхнә” — “биектә тору” дигәнне аңлата, аны цирк аренасына әйләндерергә беркемнең дә хакы юк.
Кайберәүләр тегеннән кискән, моннан ертылган киемнәре, тутыйкошларныкы кебек яшел, сары, кызыл, зәңгәр прическалары, Африка аборигеннарына охшатып, эшләпәләренә күркә, каз каурыйлары кыстырып чыгулары белән тамашачыларның һушын алмакчы бугай. Аякларында — туфли урынына светофорларны хәтерләтүче кроссовкалар. Гүя, алар — җырчы түгел, ә футбол, волейбол ярышларына әзерләнгән спортчылар. Киемгә килгәндә, хәтта әйбәт кенә җырчыларга да бу җәһәттән зәвык җитешми.
Менә шундый күңелсез нәрсәләр турында да язарга туры килә эстрадабызның бүгенге хәле хакында уйланганда. Нишлисең бит!
Соңгы сулышына кадәр туган халкыбызга сөюен, тугрылыгын бөрбөтен итеп саклый алган данлыклы җырчыбыз — Борай районы кызы Хәмдүнә Тимергалиеваның:
“Җырла, җырла дип әйтәсез,
Сезгә нинди җыр кирәк?” — дигән сүзләрен “Кызыл таң” укучыларына юнәлтәсем килә. Сез ничек уйлыйсыз, хөрмәтле дуслар?
Рәзиф Зөбәеров,
шагыйрь.