Әлеге мәкаләне укыганнан соң Б. Шәфиевның якын кардәше, һөнәре буенча нефть эшкәртүче инженер Нур Зәки улы Шәфиев авторга шалтыратып, бу данлыклы шәхес белән авылдашлары, күпсанлы туганнарының өченче-бишенче буыннар вәкилләре дә горурлануы, шәхсән үзендә аңа бәйле тарихи материаллар, истәлекләр саклануы турында сөйләде. Димәк, киләчәктә дә бу темага кызыклы язмалар дөнья күрер дип ышанасы килә.
Гәзитебезнең һәрбер тарихи чоры дистәләрчә күренекле исемнәр белән бәйле. Мәсәлән, егерменче елларда (Стәрлетамак — Уфа чорында) аның актив авторлары арасында Шаһит Ходайбирдин, Галимҗан Ибраһимов, Нәкый Исәнбәт, Гыйбадулла Алпаров, Даут Юлтый, Габдулла Амантай һәм башкаларның исемнәрен күрәбез. Ә редакция хезмәткәрләре — Мәҗит Гафури, Сәйфи Кудаш, Гариф Гомәр, Муса Йосыпов. Утызынчы елларда бу исемлекне Имай Насыйри, Гайнан Әмири, Әнвәр Бикчәнтәев, Рәшит Нигъмәти, Галимов Сәләм, Кирәй Мәргән, Вәкил Гыйрфанов (соңгы икесе — булачак фән докторы, профессор) тулыландыра. Сүз уңаенда әйткәндә, гәзитебезнең яшь хәбәрчесе булган, арытаба данлыклы селекционер булып танылган, 19 ел Биология институтына җитәкчелек иткән Вәкил Гыйрфанов авыл хуҗалыгындагы һәрбер җаваплы чор алдыннан “Белгеч киңәше” дигән рубрика астында татарча зур мәкалә язып, “Кызыл таң”га китерә иде.
Бөек Ватан сугышы аркасында 2 ел да 8 ай тукталып торганнан соң, 1944 елның 12 мартында “Кызыл таң” исеме белән чыга башлаган гәзит редакциясенә берсеннән-берсе талантлы яшьләр эшкә килә. Аларны санап үткәндә бик зур исемлек барлыкка килер иде. Шулай да бүген берничәсен телгә алырга кирәк. Болар — Башкортстанның халык язучылары Нәҗип Асанбаев, Суфиян Поварисов, Башкортстанның халык шагыйрьләре Әнгам Атнабаев, Абдулхак Игебаев, Равил Шаммасов, фән докторлары, профессорлар Үзбәк Гыймадиев, Радик Сибәгатов, Гыйлемдар Рамазанов, Рөстәм Кузеев, Марсель Бакиров, Илдар Низамов, Камил Гыйрфанов.
“Коллектив агитатор һәм пропагандист кына түгел, коллектив оештыручы да” (В. И. Ленин сүзләре) булган “Кызыл таң”, шундый ук дәрәҗәдәге башка гәзитләр белән бергә, һәр иртәдә зур-зур җитәкчеләрнең эш өстәлендә урын алды. Бу турыда күпсанлы истәлекләрдә телгә алына. Һәр атнаның алты көнендә аны абунәчеләребез — төрле һөнәр ияләре, олысы да, кечесе дә көтеп алып укуы турында әйтеп торасы да түгел. Бик күп күренекле шәхесләребез, редакциядә эшләмәгәннәре дә, “Кызыл таң” белән гомер буе дус булганлыклары турында сөйлиләр иде. Мәсәлән, Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим 2003 елның җәендә һәм көзендә безгә биргән интервьюларының берсендә: “Кызыл таң” гәзите, гомумән, бүгенге матбугат хакында ниләр әйтер идегез? Хәзерге вакытлы матбугат халыкка нәрсәләр бирергә тиеш?” — дигән сорауга болай дип җаваплаган иде:
“Мин бу гәзитнең гарәп имласы белән “Яңа авыл” исемендә чыккан чагын беләм. Безнең авыл китапханәсе алдыра иде. Ул чакта (1927-28 елларда) мин ныгытып хәреф таный идем инде. Соңгы 50-60 елда вакыты-вакыты белән аның актив кына авторы булдым. Кайсыдыр араларда мөнәсәбәтләр сүлпәнәеп тә куйды. Моның исәпкә алырлык сәбәпләре юк. Мөгаен, үзем пассивлык күрсәткәнмендер. Шушы олпат гомер эчендә “Кызыл таң”ның халыкка китергән игелеге бик зур. Монысын тәгаен беләм.
Хәзерге заман матбугатын егылып укыйм, дип әйтә алмыйм. Шулай да Башкортстан матбугаты ялганлык, имансызлык эшләп, үзен хур итмәде. Үзәк матбугатның күп басмаларына кагылсам, кулым пычраныр дип куркам”.
Мостай ага ул сөйләшүдә “Кызыл таң”ның ике кешесен — әдәбиятка тәүге адымнарын ясаганда һәм сугыштан авыр хәлдә кайтып егылган чагында үзенә бик зур изгелекләр кылган Гарифулла Гозәеров белән Хәбиб Мамлиевны аеруча ихтирам белән искә алган иде.
Арытабангы елларда да республикабызның төрле буын иҗатчылары — татары да, башкорты да — “Кызыл таң”да әсәрләрен, публицистик язмаларын олы куаныч кичереп бастырды. Бихисап яшь талантлар өчен безнең гәзит иҗат мәктәбе һәм мәйданы булды. Мәсәлән, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның бу турыда берничә тапкыр язганы, сөйләгәне булды. Ул замандагы барлык татар балаларыныкы кебек, аның да өстәлендә “Әлифба”, “Татар теле” китаплары янәшәсендә безнең гәзит тә яткан. Соңрак басмабызга ул шундый бәя дә бирде: “Кызыл таң” — үзе бер ил, үзе бер дәүләт, үзе бер дөнья! Башкортстандагы татар халкын “Кызыл таң”сыз күз алдына да китереп булмас иде. Хәзер генә ул татарча гәзит-журналлар да бар, китаплар да чыккалый. Ә бит ничәмә дистә еллар дәвамында ул безнең бердәнбер юанычыбыз, ышанычыбыз, таянычыбыз, мәгълүмат чыганагы булды. Шуңа күрә дә ул — безнең өчен гади гәзит кенә түгел, ә язмышыбызны, хәлләребезне даими чагылдырып барган, рухыбызны саклап калган, телебезне кимсетергә, рәнҗетергә ирек куймаган асыл басмабыз!”
Язучы һәм шагыйрьләр генә түгел, Башкортстаннан читтә гомер кичергән танылган галимнәр, дәүләт эшлеклеләре, хәрби начальниклар, әледән-әле хатирәләргә бирелеп, гәзитебезгә җылы мөнәсәбәтләрен белдерделәр. Бу җәһәттән мин иң беренче чиратта ике полководец — генерал-лейтенант Якуп Чанышевны һәм армия генералы Мәхмүт Гәрәевны телгә алам. Даими рәвештә “Кызыл таң”ның хәлен сорашып торган Мәхмүт Әхмәт улы гәзитебез журналистына соңгы тапкыр әтисенең туган районы Чишмәгә кайткач интервью бирде. Бу вакытта ул 96нчы яше белән бара иде. (2019 елның декабрендә 97нче яшендә вафат булды).
Нинди генә матбугат чарасының да көче-куәте — аның актив авторларында, укучыларында. Шөкер, безнең андый дусларыбыз аз түгел. Аларның барысын да гәзитнең туган көне белән котлап, уңышлар, исәнлек-саулык, бәхет телисе килә. Киләчәктә дә бергә булыйк, бердәм булыйк.
Фәрит Фаткуллин.