Бүген сәяси, икътисади көнкүрештә модага кергән, киң танылган, таралган атама-терминнарның берсе – ул кеше капиталы. Кеше капиталын формалаштыру һәм үстерү өчен федераль, төбәк дәрәҗәсендәге министрлыклар махсус программалар да кабул итә һәм кабул итте.
Шулай да, минем капиталым, минем байлыгым нәрсә соң ул?
Моның төбенә төшү өчен бик күп сөйләргә, көннәр буе бәхәсләшергә мөмкин. Шуны гына әйтәм: бу — икътисади термин, шулай булгач, ул акча белән бәйле дигән сүз. Сүземне озакка сузмас өчен, фәндәге кыскача аңлатмасына гына тукталып үтәм: “Кеше капиталы — ул кешенең үзенең һәм җәмгыятьнең күптөрле ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен файдаланыла торган белеме, һөнәри осталыгы җыелмасы”.
Моны ничек аңларга була? Димәк, яшьләр Башкортстанда, Русиядә белем ала, ул алган белем Җир шарының теләсә кайсы почмагында яшәргә, бөтен ихтыяҗларын канәгатьләндерергә мөмкинлек бирә дигән сүз. Беренче урынга акча һәм матди байлык чыга. Тәү карашка бу бик әйбәт тә кебек. Шулай итеп, матди байлык артыннан куып, теләсә нинди илнең, теләсә нинди җәмгыятьнең ихтыяҗын канәгатьләндерергә дә була. Хәтта үз илеңдә яшәп тә. Без моның шулай икәнлеген соңгы берничә ел эчендә һәм агымдагы елның гыйнварында элекке союздаш республикаларда булган коточкыч хәлләргә карап та әйтә алабыз.
Минем уемча, аның әлеге кагыйдәсе коры, җансыз, тулы түгел, берьяклы гына, аның үзәге, төп нигезе юк һәм ул түбәндәгечә яңгырарга тиеш:
“Кеше капиталы — ул үз милләтенең һәм үз иле халыкларының рухи-әхлакый-мәдәни кыйммәтләренә нигезләнгән, кешенең шәхси максатларында һәм җәмгыять мәнфәгатьләрендә кулланыла торган физик, акыл сәләте, белеме, һөнәри осталыгы җыелмасы”.
Кыскасы, безнең белемле, үз һөнәренең остасы булган яшьләребез үз халкының, үз иленең патриоты булганда гына үзебез яшәгән җәмгыять мәнфәгатьләренә хезмәт итәчәк һәм аның алдынгы, куәтле, барлык яклап та ныклы булуы өчен тырышачак. Ә патриотлык-ватанпәрвәрлекнең нигезе халкыбызның рухи-әхлакый кыйммәтләренә барып тоташа.
Бу уңайдан республикада нәшер ителүче татар матбугаты халкыбызның рухи-әхлакый-мәдәни кыйммәтләрен саклап калу өчен күп тырышлык сала. Республикада бюджет исәбенә 32 татар басмасы нәшер ителә. Шуларның 4се – республика күләмендәге басмалар – “Кызыл таң”, “Өмет” гәзитләре, “Тулпар”, “Әллүки” журналлары. Калганнары — муниципаль дәрәҗәдәге гәзитләр. Әлеге басмалар республикада яшәүче татар халкының рухи-әхлакый-мәдәни кыйммәтләрен саклау һәм үстерү буенча һәр санында фәһемле мәкаләләр бастыра. Алар төрле темага багышланган. Боларның һәрберсендә татар укучысына үрнәк алырлык, мәкалә геройларына тиңләшергә этәрердәй, туган җиреңә, илеңә ватанпәрвәрлек рухы сеңдерерлек идеологик мәгълүмат бирелгән. Бүгенге көндә республикадагы татар матбугаты үзенә йөкләтелгән төп функцияләрнең һәм максатларның иң мөһимен башкара: җәмгыятьне, үз укучысын тулысынча кирәкле мәгълүмат, яки фәнни тел белән әйткәндә, релевант мәгълүмат белән тәэмин итә. Мондый мәгълүмат республикада яшәүче татар һәм башка халыкларның милли-мәдәни-рухи кыйммәтләрен саклауга, ихтирам итүгә нигезләнгән.
Җир шарында кешелек җәмгыятенең үсеше нинди генә булмасын һәм ничек кенә аталмасын, рухи һәм әхлакый кыйммәтләр: мәхәббәт, тугрылык, батырлык, шулай ук куркаклык, хыянәт, икейөзлелек категорияләре үзгәрешсез кала. Милләтнең рухи һәм әхлакый кыйммәтләре кешенең иң югары максатларының, мәгънәле тормыш принципларының нигезен тәшкил итә. Болар республика милли киңкүләм мәгълүмат чаралары өчен бигрәк тә мөһим, чөнки безнең журналистлар көн саен диярлек ике ут арасында кала: акчага корылган тормыш һәм җәмгыятьнең социаль таләпләре. Кайсысын сайларга? Шушыларны гәзит-журнал битләрендә ничек яктырту кешеләрдә билгеле бер капитал формалаштыра да инде, ул кешенең үзе һәм ил мәнфәгатьләренә файдага да, зыянга да булырга мөмкин. Башкортстанда милли журналистика каләме, үзенең башлангыч чорында ук, идеологик яктан үз укучысында әхлакый-этик, ватанпәрвәрләрлек сыйфатлары тәрбияләүгә юнәлтелгән иде. Бүген дә шушы таләпләргә республиканың татар матбугаты журналистлары тугры кала. Ә милләтнең рухи-әхлакый, дини кыйммәтләре, гореф-гадәтләре кеше капиталын формалаштыруда иң мөһим урыннарны били.
Җәмгыятьтә дәүләтнең көче рухи кыйммәтләргә булган мөнәсәбәттә дә күренә, анда яшәүче халыкның рух ныклыгы илебезнең көчен дә күрсәтә. Бу инде буш сүзләр тезмәсе генә түгел. Халыкның рух ныклыгы – стратегик төшенчә, илнең иминлеге белән бәйле. Әлбәттә, ул икътисади күрсәткеч түгел, аны диаграммалар, таблицалар белән күрсәтеп тә булмый. Рух ныклыгы – кешегә сеңдерелгән тәрбияви, тотып карап булмый торган байлык. Менә шушы байлыкны арттыруда, туплауда республика милли матбугатының роле бәяләп бетергесез. Бүген гәзит-журналлардан бизнес чыганагы ясарга тырышу да дөрес юнәлеш түгел. Бу милли журналистиканы ялгыш юлга борып җибәрергә мөмкин. Релевант мәгълүматның нәтиҗәсен күрер өчен, киресенчә, матбугатның үзенә инвестицияне арттырырга кирәк. Без, ни өчендер, үзебезнең тарихи тәҗрибәләрне читләтеп, Көнбатыш илләреннән үрнәк алырга тырышабыз. Нәтиҗәдә, безне нинди аянычлы хәлләр көткәнен соңгы елларда гына төшенә башладык. Ләкин шушы урында Америка Кушма Штатларының 37нче президенты Ричард Никсонның сүзләрен китерү бик урынлы булыр дип уйлыйм: “Корал эшләүгә 10 доллар бүлгәнче, мәгълүмат чараларына 1 доллар бирү файдалырак: корал бөтенләй кулланылмаска да мөмкин, ә мәгълүмат чаралары көн дә иртәдән төнгә кадәр авызын япмый”.
Матбугатның, бигрәк тә милли матбугатның, эшчәнлеген икътисади күрсәткечләр белән бәяләү дә дөрес түгел. Аның табышы, эшчәнлегенең күрсәткече – республика халыклары арасындагы милли, конфессияара татулык һәм дуслык; республикада яшәүче халыкларның рухи-мәдәни-әхлакый кыйммәтләре нигезендә формалашкан кеше капиталы. Болар булмаса, республикада, илдә бернинди икътисади үсеш турында сүз дә алып барып булмаячак. Кеше һәм җәмгыять матди байлыкны бөтен нәрсәдән дә өстен куя икән, бу, үз чиратында, кешенең үзен шәхес буларак, нәтиҗәдә, җәмгыятьне деградациягә һәм җимерелүгә китерергә мөмкин. Боларның беренче билгесе булып җинаятьчелек, коррупция, суицид күренешләренең һәм башка социаль бәла-казаларның артуы тора. Кеше талантының, белеменең нигезендә үз милләтенең, шушында яшәгән халыкларның рухи-әхлакый кыйммәтләре, ватанпәрвәрлек рухы юк икән, шәхси баю мәнфәгатендә ул үз туган җирендә туплаган капиталын бөтенләй башка ил файдасына кулланачак.
Шуның өчен дә республиканың милли матбугаты, шул исәптән татар матбугаты, шушы җирлектә яшәүче республика халыклары мәнфәгатенә хезмәт итә һәм итәргә тиеш тә.
Тарихка күз салсак, хәзерге Башкортстан җирлеге элек-электән Евразия халыклары мәдәнияте үзәге булган. Биредә гасырлардан-гасырларга төрле милләт һәм дин кешеләре дус-тату булып, бер-берсенә ярдәмләшеп гомер кичергән һәм кичерә. ХХ гасыр башына гына күз салыйк. Данлыклы “Галия” мәдрәсәсендә татарлар һәм башкортлар гына түгел, ә бөтен Европадан һәм Азиядән яшьләр килеп укыган. Нәкъ биредә, Уфада, кырым татарларының, казахларның, черкесларның, үзбәкләрнең, адыгейларның һөнәри журналистикасына нигез салынган. “Галия” мәдрәсәсендә кырым татарларының – “Өмет”, черкесларның –“Ләгү”, казахларның “Садак” кулъязма журналлары чыгып килгән.
Биредә үк киләчәктә классик милли әдәбиятларга нигез салучылар: казахлардан – Баембәт Майлин, Ногман Манаев, үзбәкләрдән – Мирмухсин Ширмөхәммәдов, черкеслардан – Әхмәд Хатков, адыгейлардан Тембот Керашев белем ала. Шул рәвешле “Галия” мәдрәсәсе бик күп халыкларның рухи үзәгенә әверелә. Башкортстан, шулай ук, чуваш әдәбияты аксакаллары Константин Иванов һәм Яков Ухсайның, урыс әдәбияты классигы Сергей Аксаковның да рухи бишеге булып тора.
Кыскасы, бәрәкәтле Башкортстан җире бик күп тугандаш халыкларның рухи-мәдәни үсешенә ныклы этәргеч биргән. Һәм Башкортстандагы татар телле матбугат чаралары бүгенге глобальләштерү чорында үзенең төп бурычын намус белән үти – үз укучыларын шушы күркәм традицияләрне күз карасыдай сакларга, лаеклы дәвам итәргә өйрәтә. Шулай ук туган телебезне, милли гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне яклау, саклау һәм үстерү тойгыларын тәрбияләп, милләттәшләребезнең ватанпәрвәр булуы өчен күп көч сала. Ә ватанпәрвәрлек – ул кеше капиталының нигезе. Нигез ныклы булганда гына безнең милләт тә, туган җиребездә гомер итүче халыклар да, Туган ил дә үсеш юлында булачак.