+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Хәния Фәрхине Биктаһирова итте ул

Бүген үзе ни хәлдә?    

Хәния Фәрхине Биктаһирова итте ул
Хәния Фәрхине Биктаһирова итте ул

Заманында "Бәйрәм" ансамбле, татар-башкорт яшәгән барлык төбәкләрне дә урап, милли эстрада моңа кадәр бер коллектив та күрмәгән уңышка иреште. Уфада гына берьюлы унар концерт куйганы бар иде коллективның. Һәр концерт - зур тамаша, тулы заллар, чәчәкләр, алкышлар... Хәниябез кояш кебек сәхнәгә килеп чыккач та бар дөньяңны онытасың, аннан күзеңне дә ала алмыйча, әсәрләнеп җырлар тыңлыйсың, күңел тузанын кагасың, юшкыннарын юасың. Гаҗәеп халәт иде ул! Ә концерт ахырында Хәния апа "Бәйрәм" ансабленең директорын сәхнәгә чакыра: "Габделхәй Биктаһиров!" диюгә, сәхнәгә ул очып чыга, хәләлен кочып ала, коллективны сәхнә алдынарак чакыра, зал тагын да көчлерәк алкышларга күмелә. Алардан да бәхетле кешеләр юк кебек иде бу мизгелләрдә....

Хәния апаның бу дөньядан бик иртә китүе әнә шул кояшны сүндерде, барыбызга да яра салды. Иң авыры - якыннарына.

Габделхәй Биктаһиров бүген күбрәк туган авылында яши. Хәния Фәрхигә багышланган чараларны оештыруны дәвам итә. Күптән түгел җырчының якташлары Тәтешле районы үзәгендә ачкан музеенда булып китте. "Бәйрәм" ансамбле музыкантлары исә бүген җырчы Иркә коллективында эшли. Күптән түгел алар үзләренең элекке директоры янында булып кайткан. Бу хакта социаль челтәрдәге сәхифәдә хәбәр итәләр.

«Вакыт барысын да үз урынына куя, әмма без күңелебезгә якын кешеләрнең, ара ераклыгына да карамастан, һәрвакыт безнең янәшәбездә булуы турында уйланмыйбыз. Бүген бик теләп күп еллар бергә иҗат иткән тугры дустыбыз, яраткан шефыбыз янына кайтып килдек. Кызганычка каршы, элекке вакытларны кире кайтару мөмкин түгел, ләкин матур хатирәләр исән. Йортыгызга чакыруыгыз өчен зур рәхмәт. Сезнең йорт безнең өчен һәрвакыт туган йорт кебек булды һәм шулай булып калачак та.

Эчкерсез сөйләшүләр, үгет-нәсыйхәтләрегез һәм ярдәмегез өчен рәхмәт. Алда безне планнар һәм зур эшләр көтә. Без алга барабыз, әмма Хәния апа Фәрхи-Биктаһирова турындагы якты истәлекне күңелләребездә мәңге сакларбыз», — дип язган егетләр ансамбльнең Инстаграм сәхифәсендә.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: