Бу программа ил төбәкләрендә беренчеләрдән булып кабул ителде. Башкортстан Республикасы бюджетыннан бу максатларга 30 миллион сум акча бүлеп бирелде, ул 60 хезмәткәргә түләнде.
Дүртөйле районы Мәдәният-ял итү үзәгендә дә шушы программа буенча яшь белгеч эшли. Алмаз Ибраһимов субсидия ярдәмендә торак ипотекасының бер өлешен каплаган.
– Мин Илеш районының Иске Кыргыз авылында туып-үстем. Уфа педагогия колледжының музыка факультетын тәмамладым. Аннан соң М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтында читтән торып белем алдым. Хезмәт юлымны туган ягымда – Югары Яркәй музыка мәктәбендә баян классында укытучы булып башладым.
Дүртөйлегә эшкә урнашкач, “Авыл мәдәният хезмәткәре” программасы эшләвен хәбәр иттеләр һәм мин анда катнашырга булдым. Безнең гаилә өчен әлеге программада катнашу зур ярдәм булды. Республика Хөкүмәтенә рәхмәт сүзләре җиткерәм. Яшь белгечләрне дәүләт дәрәҗәсендә хәстәрләү бик мөһим, – диде Алмаз Ибраһимов.
Галия һәм Алмаз Ибраһимовлар өч ул тәрбияли. Хәзер тугыз яшьлек Искәндәр, сигез яшьлек Илгизәр һәм ике яшьлек Ислам шәхси йортларында иркенлектә уйнап үсәләр.
Фото: Алмаз Ибраһимовның шәхси архивыннан.