Миякә районының Кыргыз-Миякә авылында "Авыл мәдәният хезмәткәре" программасы буенча эшләүче яшь белгеч Кирилл Куляк Сәнгать мәктәбендә тынлы уен кораллары классында балаларга белем бирә.
Кирилл Кыргыз-Миякәдә туып үскән. Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Уфа сәнгать училищесына укырга керә. Аны тәмамлагач, армия сафларына алына. Бер ел хезмәт иткәч, тагын өч ел контракт буенча хезмәт итә. Туган якларына кайтач, “Авыл мәдәният хезмәткәре” программасы буенча эшкә урнаша.
– Субсидия ярдәмендә торакка ремонт ясар өчен төзелеш материаллары сатып алдым. Бу минем өчен зур ярдәм булды. Гаилә корып яши башлар өчен үз торагың булу бик яхшы. “Авыл мәдәният хезмәткәре” программасында катнашу бәхете тигәнгә мин бик шат, – диде Кирилл Куляк.
Фото: Кирилл Кулякның шәхси архивыннан