+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Галимҗан Ибраһимов премиясе кемнәргә бирелә?

Авыргазы районы хакимиятендә район башлыгы Арслан Шаһаретдинов җитәкчелегендә 2021 ел өчен Галимҗан Ибраһимов исемендәге муниципаль премияне бирү буенча комиссия утырышы узды.

Галимҗан Ибраһимов премиясе кемнәргә бирелә?Галимҗан Ибраһимов премиясе кемнәргә бирелә?
Галимҗан Ибраһимов премиясе кемнәргә бирелә?


Премия әдәбият, сәнгать һәм халык иҗаты үсешенә зур өлеш керткән, һөнәри осталыкның югары дәрәҗәсе белән аерылып торган, автор стиленең яңалыгын һәм оригинальлегенә ия булган, шулай ук сәнгать һәм әдәбият белеме өлкәсендәге күренекле фәнни тикшеренүләр өчен бирелә.

Нигезләмә, тәкъдим итү хатлары һәм юллаулар нигезендә Галимҗан Ибраһимов исемендәге беренче премия Галимҗан Ибраһимовның иҗатын һәм биографиясен өйрәнүгә зур өлеш керткәне һәм ике томлы "Галимҗан Ибраһимов - документларда" фәнни-популяр басмасы өчен (2020 елда Казанда «Җыен» нәшрияты нәшер иткән) якташыбыз, галим, филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының энциклопедия үзәге баш фәнни хезмәткәре, Башкортстанның Балтач районында туып-үскән Рамил Фәнәви улы Исламовка бирелде.

Икенче премиягә Авыргазы районы халкы арасында озак еллар мәдәни мәгърифәтчелек эшчәнлеге белән шөгыльләнгән һәм язучы, галим Галимҗан Ибраһимовның иҗади мирасын актив пропагандалаган, алар өстендә җентекле тикшеренүләр алып барган китапханә хезмәте ветераны, озак еллар Авыргазы районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры булып эшләгән Замера Гыйндулла кызы Хөсәенова лаек булды.

Премияләрне тапшыру тантанасы 12 мартта, язучының туган көнендә, кече ватаны булган Солтанморат авылында узачак.

Фото: libmap.bashnl.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас