+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Үлеп яратам..."

Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллинга гашыйк булучы кызлар күп инде ул... Ә берсе барысыннан да уздырган.

"Үлеп яратам...""Үлеп яратам..."
"Үлеп яратам..."

Бу хат Ришат күңеленә барып җитә алгандыр, юкса, ул аны үзенең Инстаграм битенә алып куймас иде.

"Былтыр әнием мине Сезнең концертка чакырды, мин теләмичә генә ризалаштым, - дип яза Ырынбурдан Аэлита исемле туташ. - Ләкин концерттан мин искиткеч хис-кичерешләр белән чыктым. Минем сүзем юк иде. Шушы көннән башлап, бер генә сторисны да, бер генә концертыгызны да калдырганым юк. 

Күптән кешеләрдән күңелем кайтты. Сезнең кебек кешеләр бу дөньяда юктыр дип уйлаган идем. Әмма бар икән. Сез искиткеч талантлы артист кына түгел, яхшы кеше дә әле. Моны аңлау кыен түгел. Сез бик яхшы ул. Әти-әниегезгә булган мөнәсәбәтегез, мәхәббәтегез сокландыра. 

Бәхеткәме, кызганычкамы, белмимЮ әмма Сез минем йөрәгемне яуладыгыз. Шул көнне концертта мин Сезгә гашыйк булдым. Сезгә бәйләнә дип уйламагыз, мин алай тәрбияләнмәгән. Ләкин бу дөньяда Сезне үлеп яратучы, Сезнең турыда көне-төне уйлаучы, Сезгә бары тик бәхет һәм яхшылык кына теләүче кыз барлыгын белүегезне телим. 

Сезнең белән якыннан танышырга, аралашырга бик теләр идем. Ләкин моның мөмкин түгел икәнлеген беләм. Сезне читтән торып яратырга гына кала...»

Ришат ни дип җавап биргән, дисезме? Ул җырчы Алия Карачурина котлавына репост ясаган. «Бәхетле һәм сәламәт бул. Синең тырышлыгың - минем өчен үрнәк. Бернигә карамыйча алга атла һәм барлык хыялларың чынга ашсын. Син моңа лаек", — дип язган Алия. Видеокадрларда Алия белән Ришатның "Сөю гөле" дигән дуэт җыры да яңгырый.

Гөлләр матур инде ул. Ә җимеше - татлы!

Автор:Резида Валитова
Читайте нас