+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Мин озак яшәмәячәкмен..."

Җырчы һәм композитор Игорь Корнелюк җитди чир белән авыруы турында хәбәр итте.

59 яшьлек Игорь Евгеньевич йөрәк авыруы һәм стенокардия белән көрәшә. Моннан тыш, 2012 елда композиторда шикәр чире тапканнар.

"Мин озак яшәмәячәкмен", - дип белдергән Корнелюк "Светская хроника" программасында.

«Подожди» һәм «Город, которого нет» хитларын башкаручыга теләсә нинди йөкләнеш тыелган һәм махсус диета билгеләнгән. Сүз уңаенда, дөрес туклану нәтиҗәсендә музыкант 20 килограммнан артыкка ябыккан.

«Мин бер генә улыбыз булуына үкенәм. Марина белән яшьлегебездә бик авыр яшәсәк тә, мин бик күп балалар булуын теләгән идем", - дип сөйләгән ул.

Шулай ук, узган елда Игорь Корнелюк авыр формадагы ковид белән авырган иде.

Фото: starhit.ru сайтыннан.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: