+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Татарның моңы ул!

Күренекле композитор һәм хормейстер Афәрим Акчурин яраткан тамашачыларын 11 мартта зур иҗат кичәсенә җыя.

Татарның моңы ул!Татарның моңы ул!
Татарның моңы ул!
11 мартта Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор, хормейстер Афәрим Акчуринның “Моңнарымда — халык язмышы” дип аталган иҗат кичәсе үтәчәк.

Бар шундый шәхесләр — җир йөзенә аерым бер миссия белән киләләр. Һәм шул миссияне Ходай биргән сәләт аша халкына тугры хезмәттә армый-талмый үтиләр. Башкортстанның һәм Татар­станның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор, хормейстер Афәрим Акчурин да кечкенәдән үк үз юлын ачык билгели – җир йөзендәге илаһи мог­җи­заларның иң югарысы — музыкага хезмәт итү.
Бүгенге көндә Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор, хормейстер, фольклорчы, берничә китап авторы Афәрим Акчурин — киң танылу яулаган шәхес. Милли музыка һәм театр сәнгатен үстерүдә, татар халык иҗаты мирасын саклауда гаярь эшләр башкарган милләт­пәрвәр җанлы сәнгатькәр. Югары дәрә­җәләргә ирешүенә карамастан, кешеләр белән мөгаләмәдә искиткеч тыйнак, кечелекле һәм зыялы, һәркемгә ихтирамын белгертә торган якты күңелле зат.
Кешенең исеме дә аның язмышын билгелидер шәт. Афәрим Акчуринның исеме җисеменә тәңгәл. Билгеле татар морзалары нәселеннән булган егет үзе дә ак-пакь күңелле, затлы, белемле, эшлекле — ата-бабаларыннан алган фамилиягә тугры һәм лаек. “Афәрин” исә хуплау, соклану, дигәнне аңлата, шиксез, сәнгать белән бәйле сүз. Һәм ул, чынлап та, алкышларга лаек иҗат әһеле.
Татар сәнгатенең олуг заты Шамил Закиров әйтүенчә, аңа бары “Агыла да болыт агыла” җыры өчен генә дә һәйкәл куярга мөмкин. Әйе, Хәсән Туфан шигыренә иҗат ителгән бу әсәрендә Афәрим Акчурин шагыйрьнең генә түгел, бөтен халыкның яралы күңелен, гасырлар дәвамында тупланган моң-сагышын, туган ягына, тормышка булган тирән мәхәббәтен ачып сала. Авторның башка җырлары да бер яңгыраудан халык күңеленең түрендә урын ала: “Өченче көн тоташ кар ява” Мостай Кәрим сүзләренә, “Теләнче” Габдулла Тукай сүзләренә, “Ышанма” Муса Җәлил сүзләренә, “Син кайларда калдың?” Абдулхак Игебай сүзләренә, “Үтәр го­мерләр” Хәертдин Мөҗәй сүзләренә иҗат ителгән һәм башкалар. Җыр­ларында композитор кешенең бай күңел дөньясын чагылдыруга ирешкән. Аның һәр әсәре тирән фәлсәфәгә ия. Күрәсез, нечкә хисле композитор үз җырларына поэтик материал сайлаганда шигъ­риятнең иң камил үрнәкләренә мөрә­җәгать итә. Бу, әлбәттә, останың югары мәдәнилеге, нечкә зәвыгы турында сөйли. Сүз кыйммәтен аңлап, аның бәясен белеп иҗат итү композиторны шагыйрьләр белән аеруча якынайта. Шундый дуслык җепләре Афәрим Акчуринны Башкортстанның халык шагыйре Абдулхак Игебаев белән бәйли. Бу иҗади хезмәттәшлек нәтиҗәсендә туган матур әсәрләр тиз арада халкыбыз сөюен яулый. Җырлары гына түгел, бәйрәмнәре, иҗат кичәләре дә уртакка әверелә моңдашларның.
Ә музыкага сөю Афәрим Садыйк улына халык җырлары аша килә. Башкортстанның Федоровка районы Батыр авылында ямьле Ашкадар, Балталы елгалары буенда ишле гаиләдә туып-үскән Афәрим кеч­кенәдән үк халык җырларына мөкиббән була. Аларны отып, күңел дәфтәренә теркәп бара, ә соңрак, һәрберсен язып алу шөгыленә керешеп китә. Шул әвәслеге аны Стәрлетамак мәдәни-мәгърифәт техникумына алып килә. Аны тәмамлагач, Куйбышев (хәзерге Самара) мәдәният институтында “хор дирижеры” белгечлеге буенча югары белем ала. Студент чагында ук беренче хор әсәрләрен, шул исәптән, “Дуслык кантантасы”н иҗат итә.
Кечкенәдән булган көйгә мәхәббәте укыган саен туплаган тәҗрибәсе аша тагын да көчәя бара. Шул рәвешле ул эчке бер тоемлау белән югары уку йортында алган музыкаль белемен халык җырларын эшкәртүгә, аларны яңа төсләр белән баетуга юнәлтә. Борынгы әсәрләр талантлы музыкант, үзенчәлекле иҗатчы кулында өр-яңа сулыш алып, көтелмәгән яктан ачылып китә. Шул рәвешле бик күп онытылып барган әсәрләре халыкка кайтарыла. Афәрим Садыйк улы аларны коллектив иҗат алымы аша тагын да популяррак итү ысулына йөз тота. Көйне берничә тавышка салып сәхнә әсәре дәрәҗәсенә җиткерә: татар халык җырлары “Син сазыңны уйнадың”, “Ай, былбылым”, “Шәл бәйләдем”, “Дим буе”, “Җир җиләк”; башкорт халык җырлары “Азамат”, “Әйдә, җиңгә, биеп кал!”, “Ашкадар”, “Кара урман” компози­цияләре һәм башкалар. Алар төрле драматик уен алымнары белән дә баетыла. Йөздән артык халык җәүһәре Афәрим Акчурин эшкәртүендә замандашларга кайтарыла, ә соңрак ноталарга салынып, китап булып басылып чыга.
Музыка сәнгате чикләр белми торган гаҗәеп илаһи дәрья ул. Афәрим Акчурин да үз көчен төрле юнәлешләрдә сыный. Аның театр дөньясына килүе зур ачыш була. Нечкә тоемлау хисе, рухи байлыгы, халык иҗаты һәм профессиональ музыкадагы тирән белеме, зур тәҗрибәсе аңа драма сәнгатендә кинәнеп эшләү мөмкинлекләрен ача. Ике дистә елдан артык “Нур” театрында эшләү дәверендә ул уннан артык спектакльнең композиторы, тагын да күбрәк сәхнә әсәрләрендә хормейстер буларак чыгыш ясый. “Аклы-каралы мәрәкә” (И.Бикбулатова), “Галиябану” (М. Фәйзи), “Күңелләрдә көмеш кыңгырау” (Д. Салихов), “Чүлмәкче сере” (Ә. Кәшфуллин), “Мәхәббәт зилзиләсе” (Э. Яһудин), “Әниләр-бәбиләр”, “Гөргөри кияүләре” (Т. Миңнуллин), “Кичке табын”, “Кыз урлау” (М. Кәрим) спектакльләренең ихлас тамашачы сөюен яулавында, әлбәттә, аның нечкә хисле, тирән фикерле халыкчан музыкаль бизәлешенең дә өлеше зур. Ә ике республика театрларындагы эшчәнлеген дә санасаң, бу исемлектәге спектакльләр саны утызга якыная. Театрлаштырылган тамашаларда исә халкыбызның тутыкмас рәүшан көзгесе булган күпме җырлар Афәрим Акчурин эшкәртүендә һәм “Нур” театры ак­терларының оста башкаруында тамашачы күңеленә илаһи моң булып керде. Алардагы сәнгать югарылыгы, музыкаль затлылык күпләрне таң калдырды. Автор буларак, үзе иҗат иткән җырларны да актерлар үз репертуарына алып тора. Югарыда әйтелгәнчә, аның театрдагы үзенчәлекле иҗатына башка коллективлар да зур кызыксыну белдерә. Сәнгать әһеле алдында янә яңа офыклар, яңа киңлекләр ачыла. М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында Туфан Миңнуллинның “Мулла”, Стәрлетамак башкорт театрында Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану”, Салават башкорт театрында Нәҗип Асанбаевның “Җиде кыз”, М. Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында Флорид Бүләковның “Шомбай” спек­такльләрен музыкаль яктан бизи ул. Татарстан сәхнәләрендә дә Афәрим Акчу­ринның эшләре тамашачыны куандыра: Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Ркаил Зәйдулланың “Үлеп яратты” спектакле һәм Татартстанның җыр һәм бию академия ансамбленең аерым бер концерт программасы — аның хезмәте. Шул рәвешле Афәрим Акчу­ринның миссиясе бөтен татар-башкорт мәдәниятен иңли.
Чын иҗатчы тынгысыз булырга, яңалыктан курыкмаска тиеш. Афәрим Садыйк улы бу яктан кыю, заман белән бергә атлый. Ике уйлап тормыйча, эчке бер тоемлау хисе белән төрле экспериментларга алына, музыкаль жанр һәм стильләрне кушып, төрлечә эзләнә. Тамашачыга да әлегә кадәр ишетмәгән-белмәгән музыкаль юнәлешләр, кабатланмас әсәрләр тәкъдим итеп тора. Ләкин бер вакытта да үзенең профессиональ почеркын югалтмый. Аның һәр эшендә иң элек нечкә зәвык, тирән мәгънә һәм халыкчанлык ярылып ята.
“Илаһилар” төркеме Афәрим Акчурин эшчәнлегендә яңа иҗат үре булса, мөселман дөньясында исә алар зур яңалык, әлегә кадәр булмаган илаһи бер манзара булып яңгырый. Алар тудырган сәнгать әсәрләре күпләрне хәйран итеп, даны еракларга тарала. “Илаһилар” Башкортстанның, Татар­станның барлык районнарында диярлек, Мәскәүдә, Казан, Ырынбур, Пермь, Самара, Саратов тарафларында чыгыш ясый. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Беларусь Президенты Александр Лукашенко чакыруы буенча Минск шәһәрендә махсус гастрольдә булалар. Туганнар каберлегендә җирләнгән татар композиторы Фәрит Яруллин каберен зиәрәт кылып, үз чыгышларын милләттәше­безнең якты рухына багышлыйлар. Бөтен татар диаспорасы җыела, татар теленең, татар моңының чын бәйрәменә әверелә “Илаһилар” чыгышы.
Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршында оештырылган Афәрим Акчурин җитәкчелегендәге бу төркем үзенең игътибарын халкыбызның тарих төпкел­ләрендә сакланып калган күңел җәүһәрләренә — тарихи һәм дини эчтәлекле җырлар, мөнәҗәтләр, бәет-дастаннарга юнәлтә.Тукай ши­гырьләрен көйгә салып башкара. Татар, башкорт һәм төрек тел­ләрендә башкарылган әсәрләрнең тукымасы динебезнең изге догалары белән баетыла. Бу иҗат халкыбыз арасында динебезне генә түгел, ә тулаем гуманистик идеяләр таратуга, әхлакый тәрбиягә ия. Үткә­небезгә ихтирам уятып, килә­чәгебез турында уйларга өйрәтә. Ә иң мөһиме — Ватаныбызга сөюне ныгыта. Югары сәнгате өчен коллектив “Халык ансамбле” дигән мәртәбәле исемгә дә лаек була.
Галимнәр халык авыз иҗа­тының бары тик җанлы башкаруда гына яшәп, буыннан-буынга ядкарь булып күчә алуын ассызыклый. Шул күзлектән чыгып, Афәрим Акчурин башкарган хезмәтнең бәяләп бетергесез зур әһәмияткә ия булуын аңлыйсың. Күпме әсәргә җан өреп, ул аларга гомер-яшәеш бүләк итә. Гомумән, олы талант иясе халкыбыз рухиятенә, мәдәният-сәнга­тебезгә һич­кайчан битараф була алмады, гел янып эшли, янып яши. Башкаларга да шул чаткыны таратып, күңел­дән-күңелгә яктылык өләшә, нур сала. Авторның тормышны яратырга өндәгән фикерләре ярты гасырлык иҗатында кызыл җеп булып сузыла. Әйтик, Әсхәр Кәшфуллин сүзләренә иҗат иткән “Яшәү матур җирдә” җыры — бәхетне раслап, яктылык бөркеп, безне матур эшләргә, зур киләчәккә әйди. Чын мәгънәсендә, илһам чыганагы, оптимистик рух гимны! Андагы якты моң искиткеч зур көчкә ия.
Кеше буларак изге күңелле булуы аның әсәрләренә дә күчкән. Бүген инде аксакал дәрәҗәсенә ирешкән Афәрим Акчуринның иҗат җимешләре дә олпат һәм җете кызыл төстә. Күптән хаклы ялда булуына карамастан, аның бүген дә эштән туктаганы, иҗаттан аерылганы юк. Әлеге вакытта ул “Нур” театрының хормейстеры вазыйфасында драма артистларының вокал осталыгы өстендә эшли. Яңа җырлар яза, онытылып барган халык җәүһәрләренә заманча сулыш өреп, бүгенгә кайтара, яңа идеяләр белән януын дәвам итә.
Тормыш булгач барын да үтәргә туры килә адәм баласына. Афәрим Садыйк улын сынаулар да урап үтми. Төрлесе була алар арасында. Иң авыры, әлбәттә, югалтулар. Башта кинәт кенә кызы, күп тә үтми, авыр чирдән тормыш иптәше Рәмилә ханым вафат булалар. Ул аның гомер юлында иң зур терәге, таянычы, сердәше һәм киңәшчесе була, җанының яртысына әверелә. Шул иң авыр мизгелләрендә дә Афәрим Садыйк улы юанычны эшеннән, мәңгелек кыйбласы булган музыкадан таба. Төшенкелеккә бирелми, әсәрләрендәгечә, үзе дә бары тик алга, яктылыкка баруын дәвам итә.
Алдагы көннәрдә аңа исәнлек-саулык телибез, җиребезне ямьле эшләре белән баетып, кешеләргә рухи байлык өләшеп, туктаусыз иҗат ялкынында янарга насыйп булсын. Без әле тагын аның яңа җырларын, яңа әсәрләрен ишетербез, дип ышанабыз. Музыка остасына кайнар алкышлар һәм озын иҗади гомер телибез!

Гөлнур Усманова.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас