

Танылган артист биографиясенең бу өлешен күпләр белмидер. Инде армиядә хезмәт иткәннән соң аның иҗади очышы башлана. Хәер, баянда уйнарга һәм җырларга ул кечкенәдән ярата. Булачак музыкант Казахстан ССРында туа, әмма бер елдан соң гаилә Башкортстанның Миякә районына кайта.
Айдар Галимовның инде күптән миллионлы тамашачы аудиториясе бар. Бигрәк тә Башкортстанның халык артистын хатын-кызлар тыңларга ярата. Халыкка аның моңлы, зыялы башкаруы ошый. Бүген җырчының репертуарында татар, башкорт, урыс, инглиз телләрендә берничә йөз җыр бар. Күп кенә композицияләр татар һәм башкорт эстрада музыкасының алтын фондына кергән.
Галимов Айдар Гани улы Салават Юлаев ордены белән бүләкләнде. Горурланабыз!
Исегезгә төшерәбез, "Горурланыр өчен сәбәп" - Башкортстан ЦУРы һәм Башкортстан юлдаш телевидениесенең уртак проекты. Анда теләгән һәркем катнаша ала.
Поводгордиться.рф сайтына керегез, махсус форма тутырыгыз – ветераннар, гади хезмәт кешеләре, герой балалар, изге гамәлләр һәм игелекле эшләр турында сөйләгез. Фото куярга онытмагыз һәм үз контактларыгызны күрсәтергә кирәк булачак. Сез кем һәм нәрсә белән горурланасыз - моны бөтен ил беләчәк!
Фото: видеодан скриншот