+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Алар тормышта да, сәхнәдә дә – хәзинә

Туймазыдагы ветераннар вокаль ансамбле әгъзалары халыкның рухи мирасын яшьләргә тапшыру өчен зур көч сала

Алар тормышта да, сәхнәдә дә – хәзинәАлар тормышта да, сәхнәдә дә – хәзинә
Алар тормышта да, сәхнәдә дә – хәзинә

Аларның һәркайсы – хәзинә. Озын тормыш юлы үтеп, алтын акыл туплаган, һөнәр алып, илебезне үстерүгә зур көч салган, балалар тәрбияләп, олы тормыш юлына чыгарган һәм бүген оныкларын сөеп туялмыйча яшәүләре өчен генә түгел. Халыкның рухи хәзинәсен яшьләргә җиткерүдә зур көч салган өчен. Алар шундый сабыр да, үҗәт тә, оста да булмаса, “Хәзинә” ветераннар татар вокаль ансамбленең сигез еллык кечкенә тарихы булыр идемени?

2013 елда Туймазы районының Кандра авылында өченче буын университеты кысаларында урындагы Ветераннар советы ярдәме белән эшли башлаган һәм төрле яклап оста хатын-кызларны, ир-егетләрне үз эченә алган “Оста куллар” түгәрәге җыр яратучыларны аерым туплап, вокаль ансамбльгә әверелә. Алыштыргысыз җитәкчесе Зимфира Әхмәдиева бүген 55-83 яшьлек хатын-кызларны бергә туплаган. "Хәзинә" атамасын да бергәләп табалар, ансамбль репертуарын да бергә сайлыйлар. Урындагы үзешчән композиторлар Булат Махиянов, Наҗия Гәрәева, Гөлназ Белголованың җырларын күпләп өйрәнәләр. Халык җырларын да, композиторларныкын да бердәй яратып башкаралар, мөнәҗәтләр әйтү осталыгын арттыралар, милли йолаларны сәхнәләштнрәләр.

“Хәзинә”гә йөрүче апаларның һәркайсы ут кебек, тормышны яраталар, бик тә дәртле һәм кызыксынучаннар, яңалыктан да курыкмыйлар, моңа кадәр тотынмаган эшкә кыю рәвештә алынып, искиткеч итеп башкарып та чыгалар. Татар җыры ансамбленең Краснокама районының Николо-Березовка авылында үткән урысча җырлар конкурсында катнашуын фәкать шулай аңлата аның әгъзалары. Ә ничек кызыклы һәм ихлас итеп социаль челтәрләрдә төркемнең үз сәхифәсен алып баралар! Фотога, видеога төшерүне дә үзләштереп, ансамбльнең заманча елъязмасын алып баралар. Дуслары, якташлары аларның уңышларына шатлана, матур теләкләрен язып калдыра. Мәсәлән, узган елда гына коллектив төрле дәрәҗәдәге 57 чарада катнашкан, 43 дипломга һәм рәхмәт хатына лаек булган. “Ак калфак” Башкортстан татар хатын-кызлар оешмасы үткәргән “Җырлыйк әле” төбәкара конкурсы дәрәҗәле бәйгеләрдә катнашу өчен тәҗрибә тупларга ярдәм иткән. “Милли моң” Бөтенрусия мөнәҗәтләр фестивалендә инде – икенче, Сибайда үткән шулай ук мөнәҗәтләр бәйгесендә өченче урыннар яулаганнар. Ә менә “Казан сөлгесе” халыкара җыр һәм бию конкурсында катнашу өчен “Зиләйлүк” җырына төшерелгән клип беренче урынга лаек була. Соңгы елларда популярлашып киткән онлайн-бәйгеләрдән дә читтә калмый “хәзинә”леләр һәм уңышларга ирешә.

Шушы тырышлыкларын күреп, Кандра мәдәният йорты директоры Татьяна Рыбакова ансамбль әгъзаларына җыелу өчен бер бүлмә биргән. Алар аны гөл кебек итеп бизәгәннәр. Чөнки ансамбль әгъзалары җыр белән генә мавыкмый, кул эшләрен дә коеп куялар. Алар биредә көн саен очраша. Атнаның ике көнендә җыр өйрәнсәләр, калган вакытта күз явын алып торучы сөлгеләр чигәләр, чуклы шәлләр, искиткеч матур бизәкле оекбашлар бәйлиләр, сәйләннән ялт-йолт итеп торучы бизәнгечләр ясыйлар, калфак, алъяпкыч, түшлек тегәләр. Яңа алымнарны бер-берсеннән өйрәнәләр. Моңа кадәр сәхнә костюмнарын да үзләре теккән. Ә бүген инде костюмнар тектерергә мәдәният йорты да ярдәм итә.

Менә шулай күтәренке күңел белән яшәргә “хәзинә”леләргә бергә һәм бердәм булулары ярдәм итә. Бу апалар ялларын да күңелле үткәрә. Төрле төбәкләргә сәфәргә чыгалар, чишмәгә баралар, җиләккә йөриләр.

– Бу – безнең зур, тату гаилә. Без һәрвакыт төрле яклап үсештә һәм шуннан күңелебезне тагын да баетабыз, – ди ансамбльнең җитәкчесе Зимфира Әхмәдиева.

Шигырьләр дә, көйләр дә язучы Наҗия Гәрәева ансамбльгә якындагы Кандра-Котый авылыннан йөри.

– Биредә һәр кеше – хәзинә. Мин алардан өйрәнәм: бәйләргә, матур киенергә, пешеренергэ, җырларга. Миңа бу бик ошый. Үземнең җырларымны бүләк итәм. Аларны бергәләп башкарабыз, – ди ул.

Ә менә Лилия Шәяхмәтова ансамбльгә беренче көннәрдән үк йөри. Гомере буе үзендә яшәп килгән җырлау теләген ниһаять тормышка ашыруына бик сөенә ул. Очрашмый торган бер-ике көн эчендә дә шушы аралашуларны сагынырга да өлгерә икән.

– Мин ялгызлыкны тоймыйм. Иртән торам да, кызлар янына ашыгам, – ди иң өлкән яшьтәге катнашучы, шигырьләр язучы Минзадә Абрарова. Аның ансамбльгә йөрергә теләге шул кадәр көчле булган ки, башта якын авылдан такси белән йөргән, аннары андагы өен сатып, Кандрага күчеп килгән.

Илүсә Кәримова үзен бирегә очраклы гына килеп кергән дип исәпли. Ул үзенең җырларга тавышы юк дип исәпләгән, хәзер инде тавышы ачылып киткән, матур тембры белән аерылып тора.

Ансамбльгә берничә ай элек кенә килгән Гөлчирә Әсәдуллина да коллективта үз кеше булып өлгергән.

– Монда бөтенләй башка мохит. Кызларның күзләре янып тора, үзләре дәртлеләр. Алардан энергия аласың. Һәрвакыт үземә карата яхшы мөнәсәбәт тоям, акыллы киңәшләрен ишетәм, – ди ул.

Зөһрә Төхвәтуллина инде өч елдан артык йөри бирегә. Тагын да иртәрәк килмәвенә үкенә, хәтта. “Бөтенләй башка кеше булыр идем инде”, – ди ул.

– Сагынып киләбез күрешергә, – диләр бертавыштан Асия Кәримова белән Светлана Хәйруллина. Аларга Роза Әюпова да кушыла. Ул ансамбльгә күптән түгел генә йөри. Иң якын кешесен – ирен югалткач, Кандрага балаларына яшәргә күчеп килгән.

Зимфира Әхмәдиева 35 ел бораулау эшләре идарәсендә икътисадчы булып хезмәт салып, лаеклы ялга чыккан. Оештыру эшләрен оста алып бара. Тик аның да, ансамбль әгъзаларының да бер теләге бар. Үзләренең баянчысы булса, осталык буенча тагын да югарырак баскычка күтәрелә алырлар иде. Бүген “Хәзинә” “халык ансамбле “ исемен алырга әзерләнә. Бәлки шуннан соң үз гармунчылары булырына ышана.

“Хәзинә” әгъзаларының һәркайсы якты күңелле, игелекле кешедер, чөнки алар яныннан кәефләрем күтәрелеп кайтып киттем. Бераз кызыгып та куйдым бу апаларга. Чыныккан буын вәкилләре, бөтен дөньяга ябырылган пандемия дип, төшенкелеккә бирелмичә, үз күңелләрен үзләре күреп, матур чыгышлары белән тыңлаучыларга яхшы кәеф бүләк итәләр, өмет-ышаныч бирәләр. Шуның өчен аларга тагы да тоемлырак ярдәм зур савапка тиң. Лаеклы ялга чыккач, мин дә һичшиксез шундый ансамбльгә йөрер идем!

Резеда НУРТДИНОВА.

 

Резеда Нуртдинова фотосы.

Автор:Резеда Нуртдинова
Читайте нас