+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Аның җырларын белмәгән кеше юктыр!

Бүген Башкортстанның халык артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Уфа шәһәренең шәрәфле шәхесе, танылган композитор Рим Хәсәновка - 75 яшь.

Аның җырларын белмәгән кеше юктыр!Аның җырларын белмәгән кеше юктыр!
Аның җырларын белмәгән кеше юктыр!


Рим Хәсәновның исеме башкорт эстрада музыкасы үсеше белән тыгыз бәйләнгән. Аның җырлары һәм романслары тыңлаучыларны моңы, музыкаль бизәлеше һәм образларның үзенчәлеклелеге белән сөендерә. Рим Хәсәнов - симфоник, камера-инструменталь һәм хор әсәрләре, драматик спектакльләргә, радиопостановкаларга, кинофильмнарга музыка авторы. Композитор Башкортстанның (1976 елда) Г. Сәләм исемендәге премиясенә лаек булды. Ул БАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1979).
Рим Хәсәнов - 400дән артык җыр, баллада, романслар авторы, аларның бер өлеше ике авторлык җыентыгында, аерым басмаларда бастырылган һәм пластинкаларда язылган. Композиторның җырлары филармония, радио һәм телевидение концерт программаларына кертелә, җыр конкурсларында һәм фестивальләрдә яңгырый, үзешчән җырчылар тарафыннан башкарыла. Аның җырларын эстрада йолдызларының бик күпләре башкара һәм алар хитка әйләнә.
"Кызыл таң"чылар Рим Мәхмүт улын гомер бәйрәме белән ихлас котлый һәм сәләматлек, иҗади уңышлар тели.

Фото: Министерство культуры РБ.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас