

Залның түрендә – бизәкле сандык. Аның капкачы ачык. Эчендә чигелгән сөлгеләр, алъяпкычлар, мендәр тышлары, чабата, борынгы күлмәкләр! Аларның һәр бизәгендә әйтерсең лә тарих үзе чагыла. Әлеге серле сандыкны авыл клубына тарихи ядкарь итеп Казы-Ялдәк авылында гомер кичерүче Ирина Закирҗанова бүләк иткән.
“Әбием сандыгы” бәйрәмендә балалар әби-бабаларыбызның көнкүреше белән танышты, чигүле сөлгеләрнең һәркайсысының нинди дә булса истәлекле вакыйга белән бәйле булуын белде. Сандыкта туйларда ат дугасын бизи торган тастымаллар да, сабантуй батырына дип чигелгәннәре дә, кыз бирнәсенә дип әзерләнгәннәре дә сакланган.
Чара барышында укучылар өчен кызыклы викторина оештырылды, иң зирәкләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Фото: Дүртөйле районы хакимиятенннән