

"Һәркемнең яраткан җыры бар. Минеке – «Кышкы романс». Аны әнием бик яратты, бигрәк тә Фидан Гафаров башкаруында. Ә бу җырның көен Рим Мәхмүт улы Хәсәнов язган. Бүген легендар композитор, 400дән артык җыр, баллада һәм романслар авторы, Уфаның шәрәфле шәхесе Рим Хәсәновка 75 яшь!
"Уфа юкәләре", "Кичер мине, әнкәй, кичер", "Юкка түгелдер" – шушы һәм башка бик күп җырлар хитка әверелде. Аларда тулы бер буын үсеп чыкты. Романска мөрәҗәгать итеп, Хәсәнов йөрәк музыкасын яза, ул һәр күңел кылларына кагыла. Юбилеегыз белән сезне, маэстро!
Ә сезнең юбилеегызга бүләк сыйфатында - "Кышкы романс".
Зур рәхмәт, Рим абый!" - дип язган үз сәхифәләрендә һәм видео урнаштырган.