XX йөз башындагы яңарыш хәрәкәтенә язучы, тәнкыйтьче, журналист, тарихчы, тел белгече, педагог, җәмәгать эшлеклесе буларак гаять зур өлеш керткән Галимҗан Ибраһимов 1887 елның 12 мартында Уфа губернасы Стәрлетамак өязе (хәзерге Башкортстанның Авыргазы районы) Солтанморат авылында туган.
Чарада мәртәбәле кунаклар белән язучылар, шагыйрьләр, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.
М. Акмулла исемендәге БДПУның филологик белем бирү һәм культураара коммуникацияләр институты директоры Хәлидә Галимова конференцияне ачып, аның эшендә уңышлар теләде.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин сәләмләү сүзләре җиткерде.
Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни хезмәткәре Фәния Фәйзуллина, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Әлфәт Закирҗанов, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты доценты, филология фәннәре кандидаты Альбина Хәлиуллина чыгыш ясадылар. Конференциянең модераторы - филология фәннәре докторы, профессор, М. Акмулла исемендәге БДПУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Илшат Насыйпов булды.
Әйтергә кирәк, әлеге басмаларны тәкъдим итү беренчегә һәм ул нәкъ Башкортстанда булуы ике республика арасында дуслык җепләрен тагын ныгытуның бер дәлиле булып тора.
Китапларны тәкъдир итү чарасы М. Акмулла исемендәге БДПУның 55 еллыгына һәм татар теле һәм әдәбияты кафедрасының 30 еллыгына багышланган юбилей чаралары кысаларында үткәрелә.
Фото: Зөһрә Исламова.