Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновларда бүген туй мәҗлесе: җырчының 19 яшьлек улы Рөстәм белән кәләш Рузия Бәшированың никах көне.
Мәҗлес Казанның киң билгеле «Туган авылым» ресторанында уза. Аны Рафил Җәләлиев һәм Эльмира Гыйльфанова алып баралар.
Моңа кадәр Рөстәмнең Чаллыда автоузышлар вакытында сөйгән кызына кияүгә чыгарга тәкъдим ясавын хәбәр иткән идек. Егет «Салават кубогына» узышлар вакытында бөтен кеше каршында Рузиягә йөзек бүләк итте. Бәхетле кәләш ризалыгын бирде.
Яшьләрне чын күңелдән котлыйбыз!
Фото: matbugat.ru