

Исегезгә төшерәбез, ачык зона фестиваленең сайлап алу туры 22-27 ноябрьдә Бишбүләк Мәдәният сарае сайтында онлайн-форматта узган иде. Оештыру комитетына республиканың 15 районыннан, 2 шәһәреннән - 104, күрше Татарстаннан 4 гариза килгән.
Менә шулардан иң талантлылары - Миякә, Федоровка, Борай, Туймазы, Стәрлебаш һәм Бишбүләк районнарыннан һәм Туймазы шәһәреннән килгән 13 татар иҗат коллективы Бишбүләк сәхнәсендә гала-концертта очрашты.
Фестиваль турында тулырак “Кызыл таң”ның алдагы саннарының берсендә укырсыз.
Фото: Зилия Таран