Театр – ул искиткеч могҗиза. Ул кешеләрне көлдерә дә, елата да, уйландыра да... Чишмә районының Ярми авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре дә сәнгатьнең бу төренә зур игътибар бирә.
Баш мәдәни чаралар оештыручы Гөлфия Сәрварова елына бер спектакль куюны үзенең эш планына да керткән. Әлбәттә, бу - бик күләмле, зур җаваплылык, тырышлык, осталык таләп итүче эш. Мәдәният хезмәткәрләренең күбесе мондый эшкә тотынырга батырчылык та итми. Ә менә Ярми мәдәният йорты каршында эшләп килүче һәм Гөлфия Сәрварова җитәкчелегендә авылның үзешчән артистларын берләштерүче “Сәхнә дуслары” театр коллективы өченче спектакльне сәхнәгә чыгарды.
Гөлшат Зәйнашеваның “Гайфи бабай, өйлән давай!”, Хәкимҗан Зариповның “Их, кәләше дә кәләше!” спектакльләре белән узган елларда күрше авылларда да, хәтта район Мәдәният сарае сәхнәсендә дә чыгыш ясап, зур уңыш казанганнар иде. Әле шушы көннәрдә генә Ярми авылы мәдәният йортында Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакленең премьерасы да шаулап-гөрләп узды.
Тамаша залының халык белән шыгрым тулы булуыннан, көчле алкышлардан, чәчәк гөлләмәләреннән халыкның бу чараны көтеп алуы, яратып кабул итүе, “Сәхнә дуслары” төркеменә зур ихтирам күрсәтүе күренеп тора.
Шунысын да әйтергә кирәк: һәр үзешчән үзенә тапшырылган рольне зур җаваплылык һәм әзерлек белән, хис-кичерешләрне халык күңеленә барып җитәрлек итеп оста башкарып чыкты. Спектакльгә “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Башкортстан бүлекчәсе җитәкчесе Люция Вафина һәм аның актив әгъзалары да югары бәһа бирде һәм оешма исеменнән һәр артистка бүләкләр дә тапшырды. Ә коллективның җитәкчесе Гөлфия Сәрварованы телебезне, мәдәниятебезне үстерүдә, гореф-гадәтләребезне саклап калуда, яшьләргә өйрәтүдә күрсәткән дәрәҗәле хезмәте өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
Костюмнарны да, декорацияләрне дә коллектив үз көче белән булдырган. Әлеге авыр вакытта мәдәният өчен вакытларын да, акчаларын да, көчләрен дә кызганмыйча янып-көеп йөрүчеләрнең хезмәте зур хөрмәткә лаек. Спектакльдән соң Гөлфия Харас кызы үзешчән артистларга чиксез рәхмәтләрен җиткерде.
Бу спектакльне дә алар юкка гына сайламаган. Берен.чедән, “Әлдермештән Әлмәндәр” бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый, киресенчә, үскәннән үсә, артканнан арта гына бара. Икенчедән, Гөлфия Харас кызы билгеләвенчә, бу аның күптәнге хыялы булган. Бәләкәй чакларында әнисенең, өлкән апа-әбиләренең телевизор булган йортка җыелып, тын да алмыйча шул спектакльне карауларын сагынып искә ала ул. Һәм, ниһаять, үзенең “Сәхнә дуслары” ярдәмендә бу теләген тормышка ашырып, күпме кешегә шатлык-сөенеч, рухи азык бүләк итте.
Фото: Эльвира Ямалетдинова.