Берничә ел элек мин дә бу турыда уйланып, атап үтелгән мәкаләдә әйтелгән “шагыйрьләр” исеменнән сүз тезмәсе дә язган идем.
Аз түгелдер бу дөньяда кулларына
тотып каләм
“Язучы мин!” – диеп мактанучы “шагыйрь”
адәм.
Мин — шуларның берсе, кайвакытта
алып каләм,
Имеш, “шигырь яздым” дип мактанучы
юньсез адәм.
Була инде, кешеләрне бераз шулай
адаштырып,
Язгалыйм шул анда-санда ялгаштырып.
Күп сүзләрне бер-берсенә алмаштырып,
Булмаганны булды диеп алдаштырып.
Уйлап куям: берәр вакыт Ходай, әгәр
калса сизеп,
Минем язган “шигырьләр”дән калса бизеп,
Килеп җитәр кебек иренмичә күкләр гизеп,
Ачуыннан ташлар мине кыйнап-изеп.
Ходаемның хөкемнәре булмас юкка,
Шуңа күрә миндә аңа калмас үпкә.
Риза бит мин: өметем юк бер дә күпкә,
Алып китсә җаннарымны җирдән күккә.
Шул хөкемнән исән калсам, дуслар, әгәр,
Җибәрермен ераклардан сезгә хәбәр:
“Гаепләрем булган өчен кылдым сәфәр,
Күп гөнаһлы җирдән зәңгәр күккә кадәр”.
Минем язган сүзләремнең мәгънәсе шул:
Кеше алдап, булмаганны язмасын кул.
Адаштырма, алдаштырма,
тугрылыклы бул,
Ходаемның рәхмәтләре булыр бик мул...
“Шагыйрьләр”нең саны көннән-көн арта бара. Бәлки, тормыш юнәлеше шуңа әйләнеп барадыр. Тик минем буын — чын шагыйрьләрне күреп, йөрәктән чыккан шигырьләрен, җырларын тыңлап, алар белән сокланып үскән кешеләр.
Әлбәттә, һәр кешенең җыр-шигырь язуга карата үз фикере бардыр. Хәзерге заманда безгә ирек бирелде. Кем нәрсә тели, шуны эшләргә тырыша. Тик күп очракта сыйфат ягы сорау тудыра.
Миңа күп кенә күренекле шәхесләребез белән очрашу бәхете тиде. Фәридә Кудашева, Мостай Кәрим, Рамазан Янбәков, Хәйдәр Бигичев, Зөһрә Сәхәбиева, Радик Гәрәев, Хәния Фәрхи, якташым Зәки Мәхмүтов һәм башкалар. Мәңге онытырлык түгел ул очрашулар. Хәзерге заман “йолдызлары”ннан күпкә биегрәк, бөегрәк булсалар да, алар — бик гади кешеләр иде. Алар белән сөйләшү чылтырап аккан чишмә, җәйге кояш нурлары кебек җылы, йомшак хисләр тудыра иде. Әйткән сүзләренең бәясен белеп, матур итеп сөйләштеләр. Алар янында үземне аларга тиң кеше итеп хис иттем, ә алар үзләренең бөеклеген миңа бер генә минутка да сиздермәделәр. Минем кебек гади кеше булдылар.
Кызганычка каршы, хәзерге җырчылар белән очрашулар күп вакыт кире фикер тудыра.
Бер юбилейга улым танылган җырчының концертына билет бүләк итте. Кыш булуына карамастан, Уфага бардым. Җырчыны күп еллар ярата идем. Зал тулы тамашачылар. Күпләре республиканың төрле районнарыннан, шәһәрләреннән яраткан җырчысын күрү, җырларын тыңлау, аңа берничә җылы сүз әйтү нияте белән килгән. Аллаһка шөкер, чыгыш бик матур булды.
Концерт бетте, пәрдә ябылды. Тамашачылар таралышты. Җырчының иң тугры тыңлаучылары, яраткан артистын күрергә теләүчеләр сәхнә янына җыелды. Кемдер әйтер сүзләрен кабатлый, кемдер чәчен тарый, кемдер артист белән бергә фотога төшәргә телефонын әзерли.
Озак кына торгач, җырчының сакчысы чыкты. “Җырчы сезнең өчен өч сәгать буе чыгыш ясады. Бик арыды. Күп сөйләп аңа комачауламагыз”, — диде. Ниһаять, безнең янга сәхнә артында эшләүчеләрнең махсус киемнәрен киеп, җырчы үзе дә чыкты. Сөйләшүләр булмады, сакчысы безне берәм-берәм артист янына бастырып, тиз-тиз генә үзебезнең кесә телефоннарына фотога төшерде дә, шуның белән очрашу тәмамланды. Халык аптырашта калды.
Миндә шундый уйлар туды. Җырчы үзе өчен эшләде бит. Аның һөнәре шул. Ул чыгыш ясап, гаиләсен карарга акча таба. Теләгән кеше аның җырларын акча түләми, ерак юлда вакытын үткәрми генә телевизордан, радиодан, Интернеттан да тыңлый ала. Тамашачылар бит җырчыны күрергә, аңа күңелендә саклап йөргән иң җылы сүзләрен әйтергә килгән.
Бәлки, минем фикер дөрес түгелдер. Бәхәсләшмим. Беркемне дә рәнҗетәсем килми. Тик шуннан соң бу артист минем яраткан җырчыларымның исемлегеннән төшеп калды. Һәрбер артист үзенең тамашачылары белән бай. Алар сине сәнгать баскычыннан өскә мендергән. Шуңа күрә аларны ихтирам итәргә, тамашачыңа рәхмәтле булырга кирәк, дип уйлыйм.
Тагын бер күңелсез хәл. Без — авыл кешеләре. Зур-зур артистлар белән очрашулар – сирәк күренеш. Мөгаен, шуңа да авыллардагы чыгышын артистларыбыз кайчакта, урысча әйтмешли, “халтура”га әйләндерә. Авыл халкы — гади булса да, һәрвакыт затлы киемнәр киеп йөрмәсә дә, саф күңелле, чын сәнгатьне аңлаган, аны бәяли белгән кешеләр.
Концерт ике бүлектән иде. Чыгышлар да матур гына башланган кебек күренде. Бервакыт җыр тәмамлангач, бер тамашачы, сәхнәгә менеп, җырчының кулына пакет тоттырды. Алып баручы йөгереп килеп, пакетны җырчының кулыннан алып ачты һәм аннан бер шешә коньяк китереп чыгарды. Икәүләшеп теге шешәне игътибарлап карадылар да шатланып, көлә-көлә сәхнә артына алып чыгып киттеләр. Кемгәдер бу хәл көлкеле булды, кемнәрдер тавышларын бик күтәрми, тиргәп тә алды тегеләрне.
Кәеф кырылды. Концертның беренче яртысын да карап бетерми кайтып киттек. Үзебезнең мәктәптә укып йөрүче кызыбызны да алып барган идек. Аның алдында бигрәк оят булды.
Тагы да уйлар туды. Бу бит кесәләреннән сиземле генә акчасын түләп, ял итәргә, күңел ачарга килгән тамашачыларны мыскыл итү.
Сирәк булса да мондый очраклар да юк түгел. Шуңа күрә, безгә моңлы җырлар гына түгел, матур, саф күңелле, йомшак сүзләр сөйли белгән, үз тамашачысын сүздә генә түгел, чынлыкта да ихтирам иткән артистлар кирәк.
1972 елда мин Казахстанда яшәгән чорда Карагандага Илһам Шакиров килде. Телевидение программасы буенча чыгыш 30-40 минут барырга тиеш иде. Чыгыш вакыты ике тапкыр артыграк булды. Шуңа карамастан, телевидение хезмәткәрләре тапшыруны күрсәтүне бүлмәде, беткәнче күрсәттеләр. Концерт тәмамлангач, бөтен зал аягөсте басып җырчыны алкышларга күмде, аны бик озак сәхнәдән җибәрмәделәр. Җырчы булгач, шундый булырга тиеш: акча өчен түгел, тамашачылар өчен!
Берничә тапкыр Хәйдәр Бигичев һәм Зөһрә Сәхәбиева, Рамазан Янбәков, Фәдис Ганиев һәм Лилия Биктимерова, Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар, Хәния Фәрхи концертларында булырга туры килде. Аларның чыгышларыннан соң йөрәктә моң ургыла, күңел күтәрелә, кәеф арта. Барысы белән дә концерттан соң күрешеп, матур итеп сөйләшә идек. Җырчыга комачауламагыз дип йөргән сакчылары да булмады.
Соңгы елларда яшь җырчыбыз Рифат Зарипов та шатландыра. Аның концертына шатланып барабыз, шатланып карыйбыз, шатланып кайтабыз да киләсе очрашуларны көтеп калабыз.
Безгә моңлы җырлар гына түгел, саф күңелле, матур итеп сөйләшкән, үз тамашачыларын сүздә һәм сәхнәдә генә түгел, гомумән ихтирам иткән артистлар кирәк.
Без — мөселманнар. Динебез һәркемне дә, аның дәрәҗәсенә карамый, ихтирам итәргә куша. Кем генә булма, иң мөһиме — кешелеклелек сыйфатларын югалтырга ярамый. Шул вакытта гына кешеләребез дә, җырларыбыз да, сәнгатебез дә матур булыр.
Ринат Хөснетдинов,
Иглин районының шәрәфле шәхесе, районның Ветераннар советы
президиумы әгъзасы.