+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Театрга бармый калмагыз!

Башкортстанда Республика театр фестивале узачак.

Театрга бармый калмагыз!Театрга бармый калмагыз!
Театрга бармый калмагыз!
20-27 мартта Уфада республика театр фестивале узачак. Программада Башкортстанның әйдәп баручы театр коллективларының иң яхшы спектакльләре тәкъдим ителә. Форумда Уфа, Салават, Стәрлетамак, Сибай, Туймазы шәһәрләреннән Башкортстанның 12 профессиональ театр коллективы катнашачак. Җиде көн дәвамында Уфаның төп мәдәни мәйданчыкларында төрле аудиториягә — балаларга, яшьләргә, өлкән яшьтәге тамашачыларга исәпләнгән 13 спектакль күрсәтеләчәк. Форум кысаларында “Башкортстан театрлары: үсеш юллары” дигән "түгәрәк өстәл" узачак.

Республика театр фестивале программасы төрле сюжетлар, геройлар һәм жанрлар төрлелеген тәкъдим итә. Социаль драма, эксперименталь постановка, балет, комедия, балалар әкияте, хикәя - терапия, мелодрама, вакыт һәм кешеләр турында притча — һәр тамашачы үз күңеленә ошаган спектакльне табачак.
Фестивальнең максаты — республиканың театр сәнгатен саклау һәм үстерү, театрларның иҗади процессында төп тенденцияләрне ачыклау, театрларның һәм барлык төп театр һөнәрләре вәкилләренең: актерлар, режиссерлар, рәссамнар, тәнкыйтьчеләр арасындагы бәйләнешне ныгыту, тамашачылар һәм фестивальдә катнашучылар өчен театр бәйрәме атмосферасын тудыру.

Бу — һөнәри үсеш, иҗади экспериментлар һәм иң яхшы тәҗрибәләр уртаклашу мәйданчыгы.

Билетлар инде сатуда бар. Театр фестиваленә бармый калмагыз!

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас