+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Исемен югары йөртә

Зөфәр Солтанов исемендәге Дүртөйле халык татар театры чагу тамашалары белән сөендерә.

Исемен югары йөртәИсемен югары йөртә
Исемен югары йөртә

Шушы көннәрдә Дүртөйле район мәдәният йортында шагыйрә һәм драматург Гөлшат Әхмәткуҗинаның “Ничек түзә бу йөрәк?” дигән әсәре буенча трагикомедия күрсәтелде. Аны “Мәдәният” гомумдәүләт проекты һәм Республика халык иҗаты үзәге тарафыннан оештырылучы “Алтын тирмә” төбәкара милли театрлар фестивале кысаларында Зөфәр Солтанов исемен йөртүче Дүртөйле халык татар театры артистлары сәхнәләштерде. Алар үз чыгышы белән тагын бер тапкыр театрларының “халык театры” дигән югары исемне лаеклы йөртүен исбатлады.
— Бу әсәрнең үзәгендә — рухи кыйммәтләр, тирән хис-тойгылар, — ди коллектив җитәкчесе Гүзәл Сираҗетдинова. — Рольләрне башкаручы артистларыбыз үз геройларының кичерешләрен бөтен тулылыгында тамашачыга җиткерә алды, образларын чагу гәүдәләндерде. Ана белән ул, килен белән каенана, картәни белән онык арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне тамаша кылганда, зал бер көлде, бер елады.
Театрның репертуарында комедия, драма, трагикомедия жанрындагы әсәрләр, лирик пьесалар бар. Һәр ел саен ул яңарып тора. Бүген театрның төп коллективы 14 яшьтән 65 яшькә кадәр 19 талант иясен берләштерә.

Фото: театр архивыннан

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас