

Онлайн-трансляция барышында һәр төбәк вәкилләре сезонның иң яхшы театраль куелышлары буенча үз карарларын игълан итәчәкләр.
Баллар суммасы буенча «Иң яхшы яшьләр спектакле», «Иң яхшы балалар спектакле», «Иң яхшы режиссерлык эше», «Иң яхшы актер», «Иң яхшы актриса» номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнәчәк.
Финалда Идел буе федераль округының барлык субъектларыннан 28 спектакль катнаша. «Театр Идел буе» проекты 2019 елдан Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров башлангычы буенча үткәрелә.
Туры трансляцияне теләүчеләр аны театральноеприволжье.рф Идел буе федераль округы сайтында 27 мартта, 13.00 сәгатьтә (Мәскәү) карый ала.