+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Бишбүләктә “Шăпчăк сасси” төбәкара бәйгесе узды

Бәрәкәтле Бишбүләк җирендә чираттагы тапкыр “Шăпчăк сасси” (“Сандугач тавышлары”) чуваш эстрада җырларын башкаручыларның төбәкара бәйгесе узды. Чара чуваш иҗади яшьләрен берләштерү һәм Башкортстан шәһәрләрендә һәм районнарында, күрше төбәкләрдә чуваш эстрада вокаль сәнгатен үстерүгә ярдәм итү максатыннан үткәрелде.

Бишбүләктә “Шăпчăк сасси” төбәкара бәйгесе уздыБишбүләктә “Шăпчăк сасси” төбәкара бәйгесе узды
Бишбүләктә “Шăпчăк сасси” төбәкара бәйгесе узды

Быелгы конкурс яңадан талантлы һәм үзенчәлекле яшь башкаручыларны җыйды. Бәйгедә Башкортстанның Мәләвез, Федоровка, Кырмыскалы, Ярмәкәй, Шаран, Дәүләкән, Миякә, Бишбүләк районнары һәм Уфа, Стәрлетамак, Бәләбәй шәһәрләреннән, Татарстаннан һәм Ырынбур өлкәсеннән 27 башкаручы катнашты.

Конкурста катнашучыларны Бишбүләк районы хакимияте башлыгы урынбасары Алексей Данилов сәламләде.

Төбәкара конкурста катнашучыларның чыгышлары үзенчәлекле, кызыклы булды һәм алар барысы да үзләренең кабатланмас тавыш мөмкинлекләрен башта - жюри әгъзалары өчен, аннары гала-концертта тамашачыларга күрсәтте.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы чуваш эстрада җыры бәйрәменең кульминациясе булды. Призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: "Соклану уяту һәм халыкка якынлык өчен" номинациясендә дипломга - Сергей Иванов (Кырмыскалы районы), “Эмоциональ һәм дәртле" номинациясендә дипломга - Стелла Антонова (Федоровка районы), "Халык җырына тугрылык өчен" номинациясендә дипломга - Алена Лобанова (Мәләвез районы), "Иң яшь катнашучы" номинациясендә дипломга Алла Васильева (Ярмәкәй районы) лаек булдылар.

Конкурсның дипломантлары: Антон Иванов (Стәрлетамак шәһәре), Анна Захарова (Бишбүләк районы), Константин Петров (Стәрлетамак шәһәре), Елена Сөләйманова (Шаран районы), Юлия Еремеева (Татарстан, Казан шәһәре).

Василиса Павлова (Татарстанның Чүпрәле районы), Александр Чернов (Бишбүләк районы), Анжелина Еремеева (Татарстан, Казан шәһәре) җиңүче булдылар.

Гран-прины Стәрлетамак шәһәреннән искиткеч тавышлы Кристина Суслова яулады.

Фото: бижбулякскийдк.рф

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас