Яраткан җырчыбыз Гөлназ Асаева җитди операция кичерде, дип язган идек. Бу хакта ул үзе Телеграмм-каналда уртаклашты.
– Клиникага китеп барам, нигәдер, каты борчылам. Шулай да җитди нәрсә барлыгын тоям. Бәлки, алай да булмас, тик шулай да... интуиция мине беркайчан да алдамый, - ди ул.
Гөлназда шеш табылган. Операция алдыннан җырчы бик борчылса да, бәхеткә, барысы да уңышлы узган.
- Барысы да әйбәт узды, наркоздан айнып киләм. Ә мин үлермен дип бик курыккан идем, - дип уртаклаша җырчы.
Узган тикшеренүләрдән соң анда анемия һәм йөрәк авыруы ачыкланган.
Менә хәзер туктап, сәламәтлегең һәм нәни кызчыгың белән генә шөгыльләнер чак җиткәндер, сандугач!