

Казахстан Милли музееның төп саклаучысы (хранитель) Батеш Акпасова билгеләвенчә, безнең республикада бу уникаль күргәзмәне оештыру идеясе Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның Казахстанга сәфәре вакытында туган. Күргәзмә оештыруны Радий Хәбиров үзе тәкъдим иткән. Батеш Рәхмәтҗан кызы әйтүенчә, безнең халыкларның телләре, менталитеты охшаш, уртак яклар күп, шуңа күргәзмә Башкортстан халкына кызыклы булырга тиеш.
Казахстан Республикасының Милли музее директоры Арыстанбәк Мөхәммәдиулы проектның 3-4 ел эчендә зур уңышка ирешкәнен ассызыклады. Күргәзмә эше коронавирус пандемиясенең кискен вакытында гына бераз тукталып торган, хәзер тагын тергезелгән.
Әл-Фараби исемендәге Казах Милли университетының археология, этнология кафедрасы профессоры Зәйнулла Самашев күргәзмәнең, уникаль экспонатлар белән генә таныштырып калмыйча, халыкларның якынаюына да булышуын билгеләде. “Башкортстан — безнең бөек даланың көнбатыш өлеше”, — диде профессор.
Белгеч кызыклы итеп Казахстан Республикасының төп символы — “Алтын кеше” турында сөйләде. 1960 еллар ахырында-1970 еллар башында Алмата тирәләрендә археологик сенсация була: танылган археолог Кемаль Акишев тикшеренү үткәргән Иссык курганында Сак патшасының – «Алтын кеше»нең сөякләре табыла. Бәһасез табылдыкны «Казах Тутанхамоны» дип атыйлар һәм гасыр ачышы дип таныйлар. Борынгы дала хакиме таҗыннан алтын бизәнү әйберләре — канатлы атлар – Казахстан Республикасы Милли гербының бер өлеше була, ә Алтын кеше скульптурасы Алматада бәйсезлек мәйданында урнаштырыла.
Ярты гасырдан соң Казахстан Республикасы Милли музее халыкара турне игълан итә — “Алтын кешенең дөнья музейлары буйлап йөреше”н. Күргәзмәдә Казахстан Республикасы Милли музее фондларыннан барлыгы 125 предмет тәкъдим ителгән, Казахстанның борынгы һәм урта гасыр сәнгате әсәрләре тәкъдим ителә торган шедеврлар урын алган. Алар — Евразиянең дала мәдәнияте мирасы үзенчәлеген чагылдыручы үткәннең исемсез осталары иҗатының аз өлеше генә.
Уникаль экспонатларны күреп калырга ашыгыгыз!
Башкортстан Милли музееның эш режимы:
сишәмбе-җомга: 11: 00дән 18:00гә кадәр (касса 17: 00 гә кадәр);
шимбә-якшәмбе: 11: 00дән 17: 30га кадәр (касса 16:30га кадәр);
дүшәмбе – ял көне.
Күргәзмә 29 майга кадәр дәвам итәчәк.
Фото: Ләйсән Якупова