+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Айдар Галимов: "Ул һаман да минем йөрәктә..."

Җырчы тагын бер серен ачты.

Айдар Галимов: "Ул һаман да минем йөрәктә..."Айдар Галимов: "Ул һаман да минем йөрәктә..."
Айдар Галимов: "Ул һаман да минем йөрәктә..."
Мәдәният аның өчен гади сүз генә түгел. 
 
Ул үзе бу хакта менә ниләр сөйләгән:

– Моннан 55 ел элек әти-әни дуслары белән бергә 23 февраль бәйрәмен билгеләп үтәргә җыелган... Әти-әниләрем Башкорстанда яңа төзелә башлаган өйләрен ташлап Казахстанның чирәм җирләрен үзләштерергә киткәннәр. Әти бензовозда эшләгән, «станциядән бензин ташыдым», ди. Әни мәктәптә укыткан. Ә ул авылның исеме Мәдәният дип аталган. Һәм 55 ел элек 23 февраль көнне мин шул Мәдәният авылында туганмын.

Миңа бер яшь тулганда, без кире авылга әйләнеп кайтканбыз, мин шунда тәпи киткәнмен. Олы Кәркәле – минем туган авылым, чөнки Мәдәният авылын бөтенләй хәтерләмим. Шулай да 40 елдан соң Казахстанга әйләнеп кайттым. Мәдәният авылын эзләп таптым. «Ни өчен Аллаһы Тәгалә мине нәкъ шушы авылда дөньяга китерергә булган?» дигән сорау борчыды мине. Ул сорау әле дә бар. «Мәдәният» дигән сүз минем йөрәктә. Димәк, миңа шушы юлдан барырга, шушы миссияне башкарырга кирәк булган», – дигән ул "Шәһри Чаллы" хәбәрчесенә.

Фото: music.yandex.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас