+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Башкортстанлыларга “Алтын кеше”не тәкъдим иттеләр

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Бөек дала: Киңлек. Вакыт. Мәдәният» күргәзмәсен ачуда катнашты. Аны Казахстан Милли музее белән берлектә «Дөнья музейлары буйлап алтын кеше йөреше» проекты кысаларында оештырдылар.  

Башкортстанлыларга “Алтын кеше”не тәкъдим иттеләрБашкортстанлыларга “Алтын кеше”не тәкъдим иттеләр
Башкортстанлыларга “Алтын кеше”не тәкъдим иттеләр

Билгеле булуынча, 2021 елның сентябрендә Башкортстан рәсми делегациясенең Казахстанга сәфәре кысаларында Радий Хәбиров илнең Нур-Солтандагы Милли музеенда булды һәм экспозицияне республика халкына күрсәтергә тәкъдим итте.
Милли музей фонды нигезендә — археологик казынулар нәтиҗәсендә табылган бәһасез артефактлар. Биредә бөтен дөньяга танылган "Алтын кеше" саклана. Моннан тыш, экспозициядә күчмә халыкларның мәдәниятен һәм көнкүрешен күрсәтүче 125 артефакт бар. Бу — курганнар, борынгы җирлекләр һәм урта гасыр шәһәрләре табылдыклары.
Күргәзмә эшен ачып, Башкортстан Башлыгы Уфа халкын һәм кунакларын республиканың мәдәни киңлеге өчен әһәмиятле вакыйга белән котлады.
– Бүген чын мәгънәсендә Казахстан белән мөнәсәбәтләребездә тарихи көн. Мәдәният министрлыгы һәм тугандаш илнең Милли музее Уфада әлеге уникаль күргәзмә оештыру тәкъдимен хуплады. Башкортстан өчен бу зур горурлык, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - "Алтын кеше" - тарихыбызны һәм мәдәниятебезне берләштерә торган гаҗәеп һәйкәл. Казахстан җитәкчелегенә милләтебезнең бай мирасын күрсәтү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерәм.
Башкортстан Башлыгы ике республиканың мәдәни хезмәттәшлеге иҗади коллективларның хезмәттәшлеге буенча юл картасын гамәлгә ашыру кысаларында дәвам итәчәк, дип өстәде.
Казахстанның Казандагы Генераль консулы Ерлан Искаков уфалыларны экспозиция ачылу белән котлады һәм Башкортстан халкына тынычлык һәм чәчәк атуын теләде.
– Уртак көч белән Башкортстанда бу археологик экспозицияне тәкъдим итүебезгә бик шатмын, – диде Генераль консул.
Русия этнография музее директоры Юлия Купина дөнья дәрәҗәсендәге шедеврларны җыйган күргәзмәнең уникальлеген ассызыклады.
– Бу – археологларның, реставраторларның, галимнәрнең һәм музей хезмәткәрләренең зур хезмәте нәтиҗәсе, алар бу һәйкәлләрне ачкан, аларны өйрәнгән һәм мәдәни мирасны тергезә алган, - дип ассызыклады ул. – Бүген киң даирә кешеләр өчен экспозиция ачу мөһим. Уфада моның өчен бик яхшы мәйданчык оештырып, зур эш башкардылар.
Казахстан Милли музее директоры Арыстанбәк Мөхәмәди улы Башкортстан белән мәдәни хезмәттәшлекне үстерүнең яхшы мөмкинлекләрен билгеләп үтте.
– Безнең өчен бөтен Евразия киңлегендә тарих, мәдәният һәм көнкүрешнең уртаклыгын символлаштырган экспонатларны тәкъдим итү бик зур дәрәҗә, - диде ул. - Башкортстан музейлары белән алга таба хезмәттәшлек яхшы темплар белән үсәчәк дип ышанам.
"Бөек дала: Киңлек. Вакыт. Мәдәният" күргәзмәсе Башкортстан Республикасы Милли музеенда 2022 елның 25 мартыннан 29 маена кадәр дәвам итәчәк.
Экспозицияне сишәмбе-якшәмбе көннәрендә карарга мөмкин. Эш 11.00 сәгатьтә башлана.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас