+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Евразия китапханәсе - шәһәрнең образы булачак

Уфа дәүләт нефть техник университетының «Архитектура» кафедрасы профессоры, Башкортстанның атказанган архитекторы Рәмил Байморатов Евразия китапханәсе проекты хакында үз фикерен җиткерде.

Евразия китапханәсе - шәһәрнең образы булачакЕвразия китапханәсе - шәһәрнең образы булачак
Евразия китапханәсе - шәһәрнең образы булачак



"Мин Башкортстан Башлыгы карарын хуплыйм. Бу иң яхшы карарларның берсе. Архитектура үткәннән, ул барлыкка килгән урыннан аермалы буларак карала алмый. Тирмә башкорт торагы булып тора. Анда аның гаиләсе яши, анда ул балаларын укыта, кунакларны каршы ала һәм сыйлый, планнар корыла, берлекләр төзелә. Тирмә - бердәмлек һәм туган йорт символы. Республика башкаласына кергәндә тирмәне күреп, без өйгә кайтуыбызны тоячакбыз. Башкала кунаклары өчен ул безнең кунакчыллыгыбыз билгесе һәм шәһәр образы буларак мәңгегә истә калачак", - диде Рәмил Байморатов.

Фото: Башинформ

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас