Һәр кешенең тормышта үз юлы була. Гомер таңында, хәтта өлгереп җиткәч тә узган барлык сукмаклары әнә шул олы юлга илтә. Бу – язмыш юлы. Башкортстанның халык артисты Мәгафур Усманов белән әңгәмәбездә аның язмыш юлына байкау ясыйбыз.
– Кеше күңелендә сакланган иң якты, матур хатирәләр аның балачагы белән бәйле. Гәзит укучыларны да шул мизгелләргә алып кайтып, туган ягыгыз белән таныштырыгыз әле.
– Мин Архангель районының Кызгы авылында туганмын. Бу авыл табигатьнең искиткеч матур төбәгендә урнашкан. Анда безнең гаилә миңа 7 яшь тулганга кадәр яшәде. Аннан соң тагын берничә авылга күченеп яшәсәк тә, иң истә калганы Кызгы авылы булды.
– Ни сәбәп белән еш күчендегез?
– Сәбәбе гади генә – әтием урман кисүче иде. Алар тиешле мәйдандагы урманны кисеп, Инҗәр елгасы буйлап сал белән агызып бетергәч, икенче җиргә күченә. Әтием белән әнием Бөек Ватан сугышына кадәр өйләнешә. Гаилә башлыгы сугышта булганда тәүге балалары туа. Әтием кавалерист булып, сугыш яланнарын аркылы-буйга йөреп, әйләнеп кайта. Яңадан алты бала дөньяга килә. Газизләремә кайгы-хәсрәтне дә күрергә туры килә: апам фаҗигале үлә. Мин – гаиләдә төпчек бала.
– Сәнгать юлына тартылу балачактан ук булдымы?
– Шулайдыр. Без үскәндә авылларда әле электр юк иде. Клубка кино килсә, аны ут бирүче моторны эшкә кушып кына күрсәтеп була. Кино күрсәтелгән көн тоташ бер бәйрәмгә әйләнә. Өлкәннәр барысы да клубка җыелып, кино карый. Әти-әни безне өйдә бикләп калдырып, үзләре кинога китә. Бала-чага булсак та, безнең дә кино карыйсы килә. Шуңа күрә, өлкәннәр өйдән чыгып китеп, бераз вакыт үткәч тә, тәрәзәне ачып, җиргә сикереп төшәбез дә, клубка йөгерә идек. Без сәхнә алдындагы идәнгә барып утырабыз. Клуб эче караңгы булганлыктан, әти-әни безне күрми дә кала. Ә инде алар кайтуга, без өйдә була идек. Тик алдак юлда йөргәнебезне үзебез үк белгерткәнебез дә булды. Иртәнге чәй вакытында әти белән әни караган кино турында гәп корганда, без дә алар сүзенә кушылып, үз-үзебезне “сата” идек. Сәнгатькә тартылуым әнә шул кино караудан башлангандыр, дип уйлыйм.
– Гаиләдә төпчек бала булгач, иркә булгансыздыр?
– Башкалардан әллә ни аерылмадым шикелле. Ул вакытта бар халык күмәк эшли, күмәк ял итә иде. Авылда бердәнбер телевизорны да күмәкләшеп карый идек. Клубта кино күрсәтер өчен кулланылган ут бирүче моторны өйгә алып кайтып, телевизорны эшләтәләр иде. Ул “Рассвет” дигән телевизор әле дә күз алдымда. Кайтырга чыкканда инде караңгы төшкән була. Аяк киемнәре буталып бетә. Ә инде икенче көнне иртә белән һәркем үзенең галош сыңарын эзләп, өйдән-өйгә йөри. Ә болай, балачакта күпчелек яланаяк йөреп үстек. Иртә яздан алып беренче кар төшкәнгә кадәр ялан тәпи йөрелде. Шулай чыныкканбыздыр да.
– “Мин артист булам” дигән уй күңелегездә кайчан яралды?
– Төгәл генә әйтә алмыйм. Шулай да, кечкенәдән үк сәнгатькә тартылганмындыр. Гаиләдәге биш малай да гармунда уйнадык. Мин абыйларга карап өйрәндем. Радиодан төрле тапшырулар, әкиятләр тыңларга яраттым. Аларны көтеп алып, йотлыгып тыңлый идем. Әйтергә кирәк, радио һәр йортта булса да, без аны да бергәләп җыелып тыңларга ярата идек. Хәзерге гаджет, телефоннан аерылмыйча берүзе утырган балалар белән безнең чорда яшәгәннәрне чагыштырып та булмый. Аннары, һәр кешенең исеме аның тормышында да мөһим роль уйный. Миңа исемне Мәгафур Хисмәтуллинга багышлап кушканнар.
– Адашыгыз үрнәгендә җырчы булырга хыялландыгызмы?
– Хыялым – биюче булу иде. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, гәзит битләрендә Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт бию ансамбле студиясенә укучылар җыю турында игълан укыдым. Ул вакытта сәләтле балаларны авыллардан җыеп укыта торганнар иде. Шулай итеп, мин биючегә укырга керергә җыена башладым. Рәшит белән Фәрит абыйларым икесе дә үзләре укыган индустриаль-педагогия техникумының бию ансамблендә шөгыльләнә иде. Алар миңа ихатада сәхнә ясап бирде. Үзләре бию куеп, барлык белгәннәрен миңа өйрәтәләр. Шуннан Уфага юлландым. Конкурсның ике турын уңышлы үттем. Өченчесеннән уза алмадым. Менә шунда елап кире кайтып киткәндә: “Мин барыбер артист булачакмын!” – дигәнмен. Моны миңа бергә имтихан биргәндә дуслашкан һәм соңыннан да аралашкан егетләр әйтте.
– Мәктәпне тәмамлагач, бәхетегезне тагын сынап карарга булдыгызмы?
– Урта мәктәпне үзебезнең авылдан 2,5 чакрым ераклыкта урнашкан Бакалды авылына йөреп укыдым. Әйткәндәй, пионер, комсомол тормышында актив катнаштым. Унынчыны тәмамлаганда мин инде шактый яхшы курайчы идем. Бу шөгыльгә авылдашым, курайда бик оста уйнаучы Ихсан бабай өйрәтте. Өйдә репетицияләр ясаганда үзем курайда уйныйм, әниемә җырларга кушам. Инәем (безнең якта шулай диләр) бик матур җырлый иде. Ул аш бүлмәсендә үз эше белән шөгыльләнә һәм бер үк вакытта курайга кушылып җырлый. Инәем курай тавышы туктаганга чыкса, мин уйный-уйный йоклап киткән булам икән. Менә шулай көне-төне курайда уйнагач, укырга да шул юнәлештә барырга булдым. Уфа сәнгать институтына документларымны тапшырырга баргач, Гата Сөләйманов мине курайда уйнатып карады, җырлавымны да тыңлады. Шуннан мине вокал укытучысы Рәйсә Әхмәдиевага күрсәтте. Ул да җырлатып карады. Укытучылар икесе сөйләште дә, миңа вокал буенча укырга керергә тәкъдим иттеләр. Җыр бүлегендә укысам да, курай дәресләренә йөри алачагымны әйттеләр. Шулай итеп, мин дәртләнеп җырчылыкка укый башладым.
– Ә бүген без белгән Мәгафур Усманов биюче дә, җырчы да түгел. Ул Башкорт милли яшьләр театры артисты, Башкортстанның халык артисты! Бу һөнәргә ничек килдегез?
– Училищеда укыганда гел генә спектакльләр карарга йөри идек. Шул вакытта Рәфкать Исрафиловның курс җыйганын ишеттем. Вокал укытучым Рәйсә Рәхимовнага әйтмичә генә сәнгать институтына керергә әзерләнә башладым. Бу вакытта мин өченче курста укый идем. Инде имтиханнарымны уңышлы тапшыргач кына укытучыма бу хакта әйттем. Ул итагатьле итеп: “Мин сине тоткарлый алмыйм, Усманов”, – диде. Бәлки бу адымым уйланып бетмичә эшләнгәндер. Укытучыларым белән алдан киңәшләшкән булсам, училищены тәмамлый һәм бер үк вакытта институтта да укый алган булыр идем, дип уйлыйм. Мин искиткеч талантлы укытучыларда белем алдым. Олег Ханов, Гөлли Мөбәрәкова, Тамара Ходайбирдина, Александр Дыба, Ирина Филиппова үз эшләренең осталары һәм үзләренең осталыгын укучыларына мулдан өләшүчеләр иде. Дүрт ел тырышып, илһамланып укыгач, юллама буенча Сибай театрына килдем.
– Яшь артистны ничек каршы алдылар? Каршылыклар булмадымы?
– Мин укып бетергәч тә нәкъ Сибай театрына эләгүем белән чиксез бәхетлемен. Берсеннән-берсе кызыклы рольләр уйналды, гастроль-ләргә күп йөрелде. Башкортстанда без спектакль белән бармаган бер генә район да калмагандыр. Хезмәттәшләрем дә киң күңел белән каршы алды. Өлкәннәр үз канаты астына алып, белмәгәнне өйрәтеп, киңәшләр биреп, бик тату эшләдек. Сибай театрында мин зур мәктәп үттем, дип әйтә алам.
– Сибайда ике ел эшлә-гәннән соң Уфага күченгәнсез. Шул хакта да сөйләгез әле.
– ТЮЗның (Республика яшь тамашачы театры) төзелеп, ачылган гына чагы иде. Мине Олег Ханов чакырды. Гаиләм белән киңәшләштем дә, башкалага юлландык. Шул көннән алып, шушы театрга тугры хезмәт итәм һәм беркайчан да үкенмәдем.
– Минемчә, артист хатыны булу бик җиңелдән түгел. Сезнең тормыш иптәшегез һөнәрегез нечкәлекләре белән килешеп яшиме?
– Зәлифә белән 5 ел дуслашып йөргәннән соң, 1986 елда өйләнештек. Минем ул вакытта бер ел укыйсым бар иде әле. Ә Зәлифә БДУның филология факультетын тәмамлап, кулына диплом алды. Аны юллама буенча Туймазы районына җибәрергә тиешләр иде. Безнең бер-беребездән аерыласы килмәде һәм өйләнешергә булдык. Кәләшем әти-әнием яшәгән авылдагы мәктәптә укытучы булып эшкә урнашты. Мин атна саен кайтып йөрдем. Үзем укып бетереп, диплом алган елны улыбыз Айтуган туды. Аннан соң инде Сибайга эшкә киттек. Анда “малосемейка” дигән тулай торак бүлмәсендә яшәдек. Уфага күченгәч тә берничә ел тулай торакта яшәдек. Кызыбыз Гөлназ туды. Без хатыным белән юклыкны да, килеп туган авырлыкларны да бергә кичердек. Кайчандыр сәхнәдән “Мәтрүшкәләр” җырын җырлап үзенә гашыйк иттергән кыз, гомер юлдашым булып, мине аңлап, балаларыбызның газиз әнкәсе, минем өчен һәрвакыт терәк булып яшәвенә чиксез рәхмәтлемен.
– Мәгафур Мәхмүтович, Сез сайлаган һөнәрегезгә тугры калып, дүртенче дистә ел сәхнәдәсез. Шушы вакыт эчендә бик күп рольләр эшләнгән, образлар тудырылган. Сез үз эшегезнең остасына әверелгәнсез. Театр үсешенә бәйле Сезне борчыган мәсьәләләр дә юк түгелдер?
– Соңгы елларда драматургия “аксый”. Һәр театрда бар яклап та яңгырап торган, гасырлар буе аның йөзе булган әсәр булырга тиеш. Мондый спектакль булсын өчен, әлбәттә, яхшы әсәрләр язылырга тиеш. Фидан Гафаров һәм Нурия Ирсаева уйнаган көчле герой һәм героинялар да тагын булыр дигән өметтәмен, чөнки арабызда бик сәләтле яшьләребез бар. Тагын сәхнәдә классик әсәрләр һәрвакыт булырга тиеш. Юкка гына, театр яктылыкка, нурга илтә дип, әйтмәгәннәр.
– Ихлас әңгәмә өчен зур рәхмәт. Тагын да матур-матур рольләр башкарып, тамашачыларны сөендерергә язсын!
Зөһрә ИСЛАМОВА әңгәмәләште.