"Соң килгән мәхәббәт" спектакле Александр Островскийның тууына 200 тулуга багышлап куелган. Тамашачылар XIX гасырда Русиядә барган вакыйгаларга чумды. Шулай булуга карамастан, бөек драматург күтәргән тема бүген дә бик актуаль.
Спектакльнең режиссеры һәм музыкаль яктан бизәүчесе Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм атказанган артисты Илдар Вәлиев.
Татар теленә сәнгатьчә тәрҗемә авторы - Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлнур Усманова. Сценограф - Башкортстанның атказанган рәссамы Нурия Габидуллина. Костюмнар буенча рәссам - Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Наталья Степанова. Ут буенча рәссам - Марина Нурмөхәммәтова. Спектакль дәвамында тамашачы финалның ни белән тәмамланачагын көчергәнеш белән көтте, геройлар белән бергә кайгырды, шатланды.
Ә инде спектакль тәмамланып, дәррәү кул чабулар тынгачч, "Вәт шәп булды!", - дигән сүзләр төрле яктан яңгырады.
Фото: Уфа "Нур" татар дәүләт театры