+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

"Вәгъдә бирәм - монда бик шәп булачак!"

Радий Хәбиров «Арт-Корылтай» форумында катнашучылар белән Евразия китапханәсе проекты турында фикер алышуы хакында социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә язган.

"Вәгъдә бирәм - монда бик шәп булачак!""Вәгъдә бирәм - монда бик шәп булачак!"
"Вәгъдә бирәм - монда бик шәп булачак!"


"Бүген «Арт-Корылтай» форумында катнашучылар белән Евразия китапханәсе проекты турында фикер алыштык. Без бөтен республика буенча тормыш уңайлырак булсын өчен күп эш башкарабыз – юл инфраструктурасына акча салабыз, Парклар һәм ишегалларын төзекләндерәбез, мөһим медицина һәм башка социаль объектлар төзибез. Уфа юбилеена без тагын бер кызыклы объект проектладык. Безнең Евразия китапханәсе белемгә тартылучы төрле яшьтәге кешеләр өчен мультимәдәни мәгърифәт үзәге булачак. Биредә уникаль сирәк китаплар, заманча мультимедиа технологияләре, Русия Дәүләт китапханәсе базаларына тоташтырылган диссертация залы, тематик заллар, коворкинг-үзәк, креатив киңлекләр булачак.

Китапханә архитектура күзлегеннән дә уникаль урын булачак. Аны Агыйделнең биек ярында ак йорт рәвешендә төзергә планлаштырабыз.

Евразия китапханәсе, аларның мәнфәгатьләренә карамастан, барлык республика халкын җәлеп итү үзәгенә әверелер дип ышанам. Вәгъдә бирәм - монда бик шәп булачак.

фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас