

Агымдагы елда Сихонкин авылы “Аек авыл” республика конкурсының район этабында җиңеп чыкты. Район данын алар лаеклы яклый: сәламәт тормыш рәвешен пропагандалаучы, төрле милләт вәкилләренең дуслыгын, татулыгын, тырышлыгын һәм уңганлыгын чагылдыручы күләмле чаралар да шуңа ачык дәлил. Кыскасы, бу авылда халык тырышып эшли дә, рәхәтләнеп ял итә дә белә. Бәйрәмгә килгән кунаклар - Кабак авыл биләмәсе башлыгы Руслан Әюпов, район Советы рәисе Ринат Шәйбәков, авыл биләмәсенең хатын-кызлар Советы рәисе Ралия Искәндәрова да чыгышларында моны ассызыклап уздылар.
Әлбәттә, язны җыр-моңсыз күз алдына китереп тә булмый: биисе, җырлыйсы килеп тора. Урындагы мәдәният йорты алдында узган бу бәйрәмгә җыелучылар да үзләренең хис-тойгыларын тыймады: олысы-кечесе үзешчән артистларга кушылып җырладылар да, биеделәр дә, ихлас аралаштылар да. Ә инде җырларны, биюләрне һәркемнең күңеленә үтеп керерлек итеп башкаручылар шактый биредә. Балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре, урындагы мәктәп укучыларының осталыгына сокланмаган кеше калмагандыр. Мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Сепсель” чуваш фольклор коллективыннан башка бер генә чарада узмый – бу көнне дә алар бәйрәм бизәге булды. Ут күршеләре -Кабак авылыннан килгән “Илсөяр” фольклор ансамблен сихонкинлылар бик җылы кабул итте. Татар халык көйләрен ишетүгә барысы да биюгә төшеп китте. Салават Зәйнуллин, Ралия Янышева, Флорида Фәйзуллина һәм башка үзешчән артистларның чыгышлары да зур алкышларга күмелде. Гармун уйный башлау белән җыелучылар үзләре дә такмак әйтергә тотынды, шуның белән чарага тагын да ямь өстәде.
Кунакчыл авылда бәйрәм сый-хөрмәтсез үтәме соң инде? Концерт барган арада табын корылды, зур казанда пылау пешеп чыкты. Аннан авыз иткәндә дә аралашу дәвам итте.
Балалар да бу бәйрәмнән онытылмаслык тәэссоратлар алды. Ат чанасына төялеп, шатлана-шатлана авыл урамнарын урадылар.
Сәхнәдә яңгыраган җырлар, моңнар, шаулап килүче язлар җыры белән кушылып, яшәү ямен тагын да арттырды. Язлар бар дөньяга тынычлык, шатлык-куаныч кына алып килсен иде. Бәйрәмнән һәркем шундый теләкләр белән таралышты.
Фото: Эльвира Ямалетдинова.