+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Фән Вәлиәхмәтов концертына кертмәгәннәр

"Филармония йөзен күрсәтә", - ди ишек төбендә тоткарланып калган тамашачы.

Фән Вәлиәхмәтов концертына кертмәгәннәр
Фән Вәлиәхмәтов концертына кертмәгәннәр

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтовның концертлары еш булмый. Аның кебек үзе уйнап җырлаган артистлар да юк. Шуңа да халык тере тавыш, тальян моңын тыңларга ашкынып килә. Казан филармониясендә концертта тамашачылар белән килеп туган хәлне аңлап булмый.

Кешеләр чакыру билетлары буенча килгән, әмма керә алмаган. Ачулы апаларны "Интертат" видеога төшергән. «Киенеп-ясанып килдем, туфлиләр белән килдем, кертмәделәр. Нигә алайса чакыру билетлары биргәннәр? Керәсе килә, күрәсе килә, карыйсыбыз — безнең татарларның гармуннары, шундый концерт, тыңлыйсы, карыйсы килә, елыйсы килә, кертмәделәр. Кешене аңлау булырга тиеш. Казан бәләкәй түгел, киенеп-ясанып килгән кешене кертмәгәч, ул матур түгел, хөрмәт итмәү, бу хәл ямьсез. Мөселманча да түгел, кешечә дә түгел. Безнең халык әйбәт, матур, гадәтләре яхшы, бүтән андый хәл булмасын», — ди тамашачыларның берсе.

«Авиатөзелеш районыннан килдек. Икенче рәттә урын алып калдылар. Акча түләп керер идек, кертмиләр. Филармония йөзен күрсәтә. Берәрсе чыгып аңлатса була бит. Без бит сарык бәрәннәре түгел. Урыннар бар дип әйтәләр, ә кешене кертмиләр. Балконнар буш дип әйтәләр. Бу - мыскыл итү. Совет чорындагы чират заманасына кайттык», — дип сөйли тагын берсе.

Казан филармониясе килеп туган хәлне аңлатыр дип ышаныйк.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: