+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Резида Фәхруллина "Гөргөри кияүләр"ендә көтеп кала

Уфа "Нур" татар дәүләт театрында Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Резида Фәхруллинаның бенефисы узачак.

Резида Фәхруллина "Гөргөри кияүләр"ендә көтеп калаРезида Фәхруллина "Гөргөри кияүләр"ендә көтеп кала
Резида Фәхруллина "Гөргөри кияүләр"ендә көтеп кала

 

Бу көнне театр Т. Миңнуллинның "Гөргөри кияүләре" спектаклен күрсәтә. Резида Фәхруллина бу спектакльдә Катерина ролен башкара.
Бик күп чагу, онытылмас образлар тудырган, рольләр өстендә эшләгән Резида Фәхруллина 1962 елда Илеш районының Югары Манчар авылында дөньяга килгән.
1986 елда Резида Равил кызы Уфа дәүләт сәнгать институтын (Ф.К. Касыймова курсы) тәмамлый һәм Башкорт академия драма театрына эшкә килә. Резида Фәхруллина театрда лирик-драматик образлар тудыра. 1991 елдан Уфа «Нур» татар дәүләт театрында эшли, 2007 елдан Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясендә укыта да.
Тулырак мәгълүматны Уфа "Нур" татар дәүләт театры сайтында табып була.

Фото: teatrnur.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас