

Ул үзенең туган көнендә әти-әнисенә, картәнисенә һәм барлык туганнарына бүләк әзерләгән.
Галия «Татарстан - яңа гасыр» каналында бара торган «Җырлыйк әле» телевизион бәйгесендә җиңде. Хәния Фәрхи истәлегенә оештырылган бу чыгарылышта «Бәйрәм» ансамбле музыкантлары катнашты, дип яза shahrichalli.ru
Галиянең көндәшләре тәҗрибәле сәхнә осталары – җырчы Фәннур Нәҗипов белән алып баручы, пародия остасы Мирхәт Гайсин иде. Апасы кебек матур җырлаучы кыз аларны җиңде! Маладис, Галия! Синең белән дә горурланабыз!
Фото: shahri_chally