

"Башкортстан Республикасында киң күләмле мәдәни чаралар елдан-ел арта, аларны уздыру дәрәҗәсе дә күтәрелә бара. Бөтендөнья фольклориадасы, Мәскәүдә Башкорт опера һәм балет театры гастрольләре югары профессиональ дәрәҗәдә үтте һәм бай потенциалыбызны күрсәтте. Без алга таба да шундый амбициоз чаралар уздырырбыз һәм дөньяга мәдәниятебез турында күбрәк белдерербез дип өметләнәм.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Радий Фәрит улы һәм республика Хөкүмәте Башкортстанның мәдәният һәм сәнгать өлкәсен эзлекле рәвештә хуплый һәм ныгыта, аның үсешенә һәм алга китешенә ярдәм итә».
Фото: Башинформ