+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
1 апрель 2022, 05:20

“Алар мине көчле булырга өйрәтте!”

Уфа “Нур” татар дәүләт театры актрисасы Резида Фәхруллина рольләре хакында шулай ди.

“Алар мине көчле булырга өйрәтте!”“Алар мине көчле булырга өйрәтте!”
“Алар мине көчле булырга өйрәтте!”


Башкортстанның һәм Татарстан­ның халык артисты Резида Фәхрул­линаның иҗаты мең бизәкле ялан чәчәкләреннән тупланган гөлләмә кебек. Бер җеп белән бәйләнгән бу гөлләмәдәге “чәчәк”ләрнең берсе чагу купшылыгы белән аерылса, икенчесе гадилеге һәм нәзакәтлелеге белән таң калдыра. Салкын кар катламын тишеп чыккан “умырзая”сы да, сафлыгы белән хисләндергән “акчәчкә”ләре дә бар арада. Гомумән, гәүдәләндергән һәр образы кабатланмас нәфислеккә ия. Актриса өчен ул рольләрнең саны түгел, сыйфаты мөһим. Һәрберсен, җанын ярып, үзаллы тормышка чыгара. Бүгенге сөйләшүебез нәкъ шулар – Резида Фәхруллинаның йөрәге аша үткәргән, яраткан, аның белән бергә яшәгән рольләре хакында.

– Резида ханым! Беренче чиратта Сезне туган көнегез белән тәбрик­ләргә рөхсәт итегез! Гомер юлыгызда иң мөһим нокталарны билгеләп үтсәк (ә алар: туган төбәге­гез — Илеш районының Югары Манчар авылы, Сез укыган һәм укыткан Уфа дәүләт сәнгать институты, беренче эш тәҗрибәсе алынган Башкорт академия драма театры һәм 1991 елдан бүген­гәчә эш һәм иҗат урыныгыз булган Уфа “Нур” татар дәүләт театры), тормы­шы­гызның тулысы белән сәнгатькә багышланганын күрәбез. Әйтегез әле, зур сәхнәгә юлыгыз нинди рольдән башланды? Беренче роль һәр артист өчен иң кадерлеседер...
– Институтның дүртенче курсында укып йөргән чагым. Көтмәгәндә режиссер Лек Вәлиев Нәҗип Асанбаевның “Мәйдан тотабыз” спектакленә роль тәкъдим итте. Исем китте. Дәрәҗәле Башкорт дәүләт академия театрыннан танылган шәхес миңа ышанып роль тапшыра! Укытучыларыма рәхмәт, каршы килмәделәр. Диплом эшләре белән беррәттән, шушы Алия ролен башкарып чыгарга да насыйп булды. Башкорт драма театры белән бәй­ләнешем шулай башланды.
Икенче адым – чыгарылыш имтиханнарын алдан тапшыртып, театр репертуарында гөрләп барган Туфан Миңнул­линның “Әниләр һәм бәбиләр” спектаклен­дә Валентина ролен бирделәр һәм шушы спектакль белән гастрольгә юлландым. Рольгә керү өчен бер көн вакытым булды. Кич спектакль. Юл буе репетиция эшләп бардык. Суга ташланган һәм йөзеп чыгарга тиеш булган кеше хәлендәрәк идем. Шулай акрынлап, буразналар яра-яра, олы сәхнә юлына чыктым.
– Резида Равиловна! Сезнең белән аралашу шулкадәр рәхәт. Тыныч һәм сабырсыз, йөзегездә һәр­чак елмаю балкый. Уйнаган об­разларыгызның кайсысы үзегезгә ныграк якын, дип әйтер идегез?
– Соңгы рольләремнең берсе – Зифа Кадыйрова повесте буенча куелган “Фатыйма” спектаклендәге Айбикә ролем. Ул күңел халәтемә бик туры килә. Гомер буе мин кешеләргә җылы мөгамәләдә булырга тырыштым. Айбикәм дә нәкъ шундый – үзе янында җылы мохит тудыра. Андый кешеләр янында һәрвакыт үзеңне ышанычлы, сакланган итеп тоя­сың. Динилеге белән дә үзенә тартып тора. Үзем тулысынча диндә булмасам да, күңелемдә ышануым, дингә ихтирамым зур. Без — намаз укыган картәниләр белән үскән буын. Дини кануннарны өстен куярга генетикабыз белән күнеккәнбез. Бәләкәй чактан йортка һәрвакыт Коръән керә килде. Яңа туганнарны дога белән каршылап, мәрхүм булганнарны шулай ук дога белән озатабыз. Ә олыгая бара күңел үзе догага тартыла.
– Әлбәттә, күңел биреп эшләгәч, һәр ролегез дә якындыр. Әмма арада аеруча якын булган, яраткан рольләрегез дә бардыр бит?
– Ун ел элек юбилеема багышлап чыгарылган Карл Гольдониның “Шаян хуҗа­бикә” дигән искиткеч матур, күңелле спектаклен куйдык. Ул музыкасы, ул характерлар, ул костюмнар! “Янып торган”, чагу тамаша иде. Чит ил авторы булганлыктан, башта халык аны сак кына кабул итте, соңыннан шыгрым тулы заллар җыйдык. Мин Мирандолина ролендә идем. Бик кинәнеп уйнадым, әмма, кызганычка, спектакльне репертуардан тиз алдылар.
Ив Жамиакның “Очабызмы?!” комедиясе дә үзенчәлекле булды. Спектакль камера залында барды. Аны үз арабызда “өчпочмак” дип атый идек. Бүлмә ике өчпочмакка бүленеп, берсендә – актерлар, икенчесендә тамашачылар – 50-55 кеше урнаша иде.
Спектакльдә матур, бер-берсен яратышып яшәгән гаилә тормышы тасвирланды. Тик тора-бара ир белән хатын бер-берсен күрми, ишетми башлый. Үзара җылылык югала. Һәм героиням шушы килеп туган хәлдән чыгу юлларын эзли башлый. Бу спектакльдә бөтенләй башкача тормыш, безнекеннән аермалы бул­ган менталитет чагылыш тапкан иде. Тамашачы бик яхшы кабул итте, 4-5 тапкыр килеп караучылар да булды. Чынында, кеше спектакльдәге вакыйгаларны карарга гына килми, ә тормышында туган сорауларга җавап, үзенә рухи азык, тормышына җирлек эзләп килә.
– Сезне иң тетрәндергән роль хакында да беләсе килә...
– Сәхнәдә тәҗрибә туплагач уйнаган рольләремнең берсе Аяз Гыйләҗевның “Өч аршын җир” спектаклендә Шәмсегаян роле булды. Бу эшкә алыну минем тормышымда гади булмаган чорга туры килде. Әниемне югалткан кайгылы вакытым иде. Режиссер Әбелхәер Касыйм улы, башлыча, бу әсәрне повесть рәвешендә укырга бирде миңа. Тетрәнеп укыдым. Күңел яраларым, әйткәнемчә, ачык чак. Әнием язмышын да, аның холкын, чиксез сабырлыгын, аның күргән авырлыкларын якыннан күргән кебек тойдым. Повестьны кабат-кабат, елый-елый берничә көн укыдым.
Бу спектакльне уйнау да җиңел булмады. Башта өлкән яшендә чыгыш ясый, соңыннан яшьлегенә кайта героиня. Аннары янә дөнья белән хушлашкан вакыты тасвирлана. Киемне генә алыштырып, ике сәгать эчендә әле генә күп елларга яшәрергә, әле генә олыгаерга һәм моңа тамашачыны ышандырырга туры килде. Спектакль бик зур уңышка иреште. Кәрим Тинчурин исемендәге фестивальдә театр тәнкыйтьчеләре, тамашаны югары бәһа­ләп, Шәмсегаянымны “Иң яхшы хатын-кыз роле” дигән номинациядә бүләк­лә­деләр.
Әйткәндәй, Әбелхәер Касыйм улына уйнаткан өч роле өчен генә дә (Т. Миңнул­линның “Гөргөри кияүләре”ндә – Кәтернә, Р. Сафинның “Кыр казлары”нда – Бибигөл һәм алда аталган Шәмсегаян) гомерем буе рәхмәтле булачакмын. Мондый героинялар тормышымда кешегә хилафлык китермәскә, беркемнең күңеленә дә авыр кагылмаска дигән кагыйдә булдырды. Бу рольләр мине көчле булырга өйрәтте. Юлдан тайпылмаска. Гомумән, миңа рольләремне ышанып тапшырган һәр режиссерга рәхмәтлемен. Рольләрне һәрва­кыт образ дәрәҗәсенә күтәрергә тырыштым. Һәркайсын яратып башкарам.
Шулай ук, иҗатымда бик зур урын алып торган спектакльләремнең берсе – Гаяз Исхакыйның “Көз” драмасы (режиссеры — Фәрид Бикчәнтәев). Анда мин Гөлсем ролен гәүдәләндердем. “Көз” — искиткеч матур, зыялы сәхнә әсәре. Төрле фестивальләрдә дәрәҗәле премияләрне яулап килде. “Нәүруз” халыкара төрки телле театрлар фестивалендә “Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә җиңү яуладым.
– “Кире образ”лар да уйнарга туры килә бит әле! Аларны яратып башкару өчен үзеңне җиңәргә ки­рәктер...
– Рәлиф Кинҗәбаевның “Гүргә керер сер иде” спектаклендә Дилбәремне “кире образ” дип атап була. Аның язмышы яшь вакытта ук трагедия белән “сынган”. Ярат­кан кешесенә кияүгә чыга алмау нәтиҗә­сендә аның бәхете җимерелгән. Тормыш­та үз урынын табу, карьера кору юлында Дилбәр авырлыкларга чыдам, каты бә­гырь­ле булырга өйрәнгән. Дөресрәге, аңа шундый булырга туры килгән.
Һәм дә соңгылардан уйнаган ролем – Наил Гаетбаевның “Ирекнең дә чиге бар” драмасында шәһәр мэрының урынбасары Хәкимә Барыевна. Илдә үзгәртеп кору чорында җиңел байлыкка, властька кызыгып, яман сыйфатлары ачылып киткән шәхесләрнең бер прототибы ул. Кемдер аңа комачаулый икән, күпләп акча түләп булса да үз ягына “аудара”. Гаиләсендә ире белән улын да уч төбендә тота. Үзенчә яшәтә. Бу рольне уйнау әх­лакый яктан авыр булса да, актриса буларак – кызыклы эш. Син мондый кеше­нең калыбына керергә тырышасың. Шә­хесендә казынасың: “Ни өчен ул шундый булып киткән?” Җавап табарга тыры­ша­сың. Актер һөнәренең асылы да шул: ро­лең нинди генә булмасын, син аны кабул итәргә һәм адвокаты булырга тиеш­сең.
– Көчле рухлы хатын-кызларны бигрәк тә оста уйныйсыз. Ахры, үзегезгә хас сыйфаттыр...
– Бәлки, шулайдыр да. Туфан Миңнул­линның “Ай булмаса, йолдыз бар” спектак­лендә мин Мәдинә булдым. Андагы героиням тормышыма күп яклары белән якын. Дөньясын онытып гашыйк була. Мәхәббәтенә бирелеп, гаилә корып, матур итеп яши башлыйлар. Яшьлегендә хыялланганча һәм дөрес дип белгәнчә, гаи­ләсендә күркәм тормыш булдырырга тырыша. Көтмәгәндә ирен сөяркә белән то­та. Мәдинәнең тормышта әлегә кадәр бул­ган бәхете рәшә булып кына кала. Шәхси тормышы челпәрәмә килә. Шуңа карамастан, ул үзендә яшәү өчен көч та­ба. Сынаулар моның белән генә чикләнми, Мәдинә бердәнбер кызын югалта... Иңенә төшкән авырлыклар күзен сукырайта. “Сы­нармын, ләкин сыгылмам”, – ди Мә­динә һәм барлык авырлыкларны да горур күтәрә.
Хатын-кыз, гомумән, нәфис чәчәк кебек. Сабагы яисә тамыры нык булмаса, җил-яңгырда шартлап сынарга мөмкин ул. Мәдинә исә тормыштан ямь табарга өйрәнә.
Минем дә тормышымда сынаулар булды. Әмма үземдә аларны җиңеп чыгарлык көч таба алдым. Улым, киленем, ике оныгым мине иң бәхетле әни һәм картәни итте. Яратып хезмәт иткән театрым, коллегаларым бар. Туганнарым, якыннарым, дусларым һәрчак ярдәмлә­шеп, хуплап тора. Тормышта нык булырга кайчагында героиняларымнан да өйрә­нергә туры килә.
Бик күп төрле язмышлар уйналды. Тормышка бөтенләй яраксыз, дөнья көтәргә чыныкмаган хатын-кызларны да гәүдәләндергән булды. М. Себастианның “Ерактагы якын йолдыз” спектаклендәге Мона образы шундыйлардан. А. Остров­скийның “Соңлаган бәхет”ендә – Кручинина. Ул үзенә бертөрле. А. Чехов әсәре буенча “Өч сеңел. Еллар узгач” спектак­лендәге Ольга образы искитмәле. Физик һәм әхлакый яктан авыр роль бу. Өч сеңел ролендә Финә Вәлиева, Ирина Ганиева һәм мин уйнадык. Андагы безнең кичерешләрне аңлатып бетерерлек түгел. Өчебез бер гримеркада утыра идек. Спектакль беткәч, сәгать буе бер-беребезгә сүз дә дәшәргә хәлебез калмый иде.
– Белүемчә, яшь буенча үзегез­дән күпкә яшьрәк яисә өлкәнрәк хатын-кызларны да уйнаганыгыз бар. Ничек, авырмы?
– Әйе, андый тәҗрибә дә бар. Үземнән күпкә яшьрәк героиняларны уйнарга туры килде. Кыяфәтем белән туры килсәм, ул яшьне инде үтеп, тойганлыктан, аның үзен­чәлекләрен беләм. Шунлыктан, алар миңа авырлык китермәде. Хәзер исә күб­рәк үз яшемдәге героиняларны уйныйм.
Әлеге вакытта өлкән яшьтәге роль­ләремнең берсе – Ә. Атнабаевның “Ул кайтты” спектаклендә Шәмсинур роле. Бәлки, аның яше минем әлеге фактик яшем белән бердер дә, әмма ул тормыш авырлыгы һәм сугышта улын югалту кайгысыннан шулкадәр изелгән, шуңа да үзен тоемлавы, тормыш тәҗрибәсе белән ул миннән, бәлки, утыз яшькә олырактыр. Бу ролемне мин картәниләремә, сугыш елларында балаларын югалткан аналарга багышладым.
– Хыялда гына йөртелгән роль бармы?
– Яңадан Чеховка әйләнеп кайтырга бер дә каршы булмас идем. Тургеневның героиняларын уйнар идем. Урыс класси­касының гына түгел, әлбәттә, татар, баш­корт, дөнья әдәбиятының классик әсәр­ләренең дә герое буласым килә. Мондый әсәр­ләр театрны баета.
Рольләремнең барысын да яратам. Алар өчен йөзем якты. Алар белән бергә-ләп мин шәхескә әйләндем. Аларны да шәхес дәрәҗәсенә җиткереп, сәхнәдән күрсәтергә тырыштым. Тормышымның аерылгысыз өлеше, хезмәтемнең нәтиҗә­се, иҗатымның җимешләре, күңел диңгеземнең матур бизәкләре алар.
— Әңгәмә өчен зур рәхмәт Сезгә! Киләчәктә дә ялкынланып иҗат итүегезне, эшегездән ямь һәм тәм табуыгызны теләп, 7апрельдә театрда узачак бенифисыгызга гәзит укучыларны да чакырып калабыз!

Айгөл Юлъякшина
әңгәмәләште.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас