+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
1 Апреля 2022, 06:50

Милли мәдәниятләргә рәссам карашы

"Хатын-кыз карашы" фотопроекты кысаларында рәссам Елена Болдыреваның Русия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган виртуаль күргәзмәсе үз эшен башлап җибәрде.

Милли мәдәниятләргә рәссам карашыМилли мәдәниятләргә рәссам карашы
Милли мәдәниятләргә рәссам карашы


Күргәзмәдә Башкортстан Республикасы халыклары мәдәнияте турында сөйләүче эшләр тәкъдим ителә: фольклор коллективлары, йолалар, портретлар, бәйрәмнәр.

Экспозициядә Яңавыл районыннан «Югдон» удмурт фольклор коллективын, Балтач районының «Криница» фольклор ансамблен, Балакатай районының фольклор коллективларын, «Сабантуй» башкорт халык бәйрәме фотосурәтләрен күрергә мөмкин.

Яңа елны каршылау буенча Магадан өлкәсендә узган «Хэбденек» борынгы эвенк бәйрәменең рәсемнәре аерым серия белән күрсәтелде. Шулай ук төньяк күренешләре, төп халкы һәм аларның борынгы гореф-гадәтләре һәм ритуаллары, мәсәлән, «Ут рухына гыйбадәт кылу» биюе, «Җир Рәхмәте» ритуалы, «Дэлбургэ» тасмаларын бәйләү белән теләкләрнең алдан фаразлануы да тәкъдим ителә.

Әлеге бәйрәмне үткәрү төньякның азсанлы халыкларының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен тергезергә һәм сакларга ярдәм итәргә тиеш. Елена Болдыреваның виртуаль күргәзмәсе Русия халыкларының мәдәни мирасы елының төп идеясен чагылдыра, ул - халык иҗатын популярлаштыру һәм алга этәрү, Русиянең һәр халкы өчен уникаль мәдәни традицияләрне саклау һәм үстерү.

Виртуаль күргәзмә белән Республика халык иҗаты үзәгенең "ВКонтакте"дагы сәхифәсендә танышырга мөмкин: https://vk.com/album-44728784_281975167

Фото: culture.bashkortostan.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас