Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге залында (Уфа шәһәре, К. Маркс урамы, 3 “Б”) республикабызның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, Фатих Кәрим, Мәҗит Гафури, Наҗар Нәҗми исемендәге премияләр лауреаты, Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы Фәния Габидуллинаның күркәм гомер бәйрәме уңаеннан иҗат кичәсе булды.
Дүртөйле районының Наҗытамак авылында туып-үскән, мәктәп елларыннан ук шигырьләр, мәкаләләр язган, Казан дәүләт университетын тәмамлап, шул шәһәрдә бер ел балалар укыткан Фәния Сәетгәрәева 1980 елда “Кызыл таң”га эш белешергә килә. “Әлегә штат тулы, биш елдан бер корректор пенсиягә китә, урыны бушый”, — диләр аңа. Кыз, Уфадагы бер һөнәрчелек училищесына комсомол оешмасы секретаре булып урнашып, кияүгә чыгып, Рамил белән икәү Айгөл исемле тәүге сабыйларына гомер биреп, декрет ялыннан чыккач, “биш елдан” дигәнне хәтерендә тотып, 1985 елда редакциягә яңадан килә һәм корректор итеп эшкә алына. “Мәҗит Гафури да безнең редакциядә корректор булып эшләгән, син дә зур иҗатчы булып үсәчәксең”, — дип дәртләндерә аны мөхәррир Ремель Дашкин.
Шуннан бирле без Фәния белән хезмәттәш һәм иҗатташбыз. 37 ел бер үк матбугат һәм әдәбият “казанында кайныйбыз”. Редакциянең иҗади составы нык тотрыклы булгангадыр, аның корректорлык эше шактый озакка сузылды. Бер үк вакытта ул бүлек мөдирләре һәм югарырак җитәкчеләр кушуы буенча төрле темаларга мәкаләләр язып бастырды. Редакциядә үткәрелүче төрле чараларга, бәйрәмнәргә чыгарыла торган стена гәзитенә шигырьләр кирәк булганда аларның барысын да Фәния язды. Һәртөрле юбилей, бәйрәм кичәләрен оештыру, алып бару да аңа тапшырылды. Шигъри шәлкемнәре гәзиттә елга бер булса да күренгәләде. (Ешрак ярамый, чөнки халык шагыйрьләренә дә елга бер генә басылу хокукы бирелгән).
Ниһаять, Фәния Габидуллина әдәбият һәм сәнгать бүлегенә күчерелде. Бүлектә без аның белән бик озак еллар эшләдек. Энергиясе ташып тора, чәмле, бөтен нәрсәне белергә, өйрәнергә тырыша. Үзенә дә, башкаларга да таләпчән. Алдагы чорга план төзеп, киңәшләшеп эшләдек. Ул яисә мин әзерләгән материал буенча кайчак фикер каршылыклары туды, бәхәсләшеп тә киткәләдек. Болар барысы да гәзиттә яхшы язмалар бастыру максатыннан иде.
Элекке заманда бүлекләрдәге журналистларның төп бурычы — гәзиткә читтән авторлар җәлеп итү, аларның язмаларын эшкәртеп, әзерләп бирү иде. Фәния бу бурычны җиренә җиткереп үтәде, яшь талантларны үстерүгә ярдәм итте, шигъри кулъязмаларга күзәтүләр язды, әдәби таләпләргә якын да килмәгән чүп-чарлары белән әллә ничә еллар буе редакциядәгеләрнең башын катырган кайберәүләрне аяусыз тәнкыйтьләде, язмаларын кире борды. Республиканың бик күп күренекле иҗатчылары белән якыннан аралашып, хезмәттәшлек итеп, якын дуслар булып китте. Мәсәлән, андыйлар арасыннан Фәридә Кудашева, Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗми, Әнгам Атнабаев, Нәҗип Асанбаев, Суфиян Поварисов, Таһир Ахунҗанов һәм башкаларның исемнәре хәзер тарихта гына калды инде.
Фәния әдәбият һәм сәнгать мәсьәлә-ләре белән генә чикләнмәде, ягъни калыплашмады. Үзе эзләп табып та, җитәкчелек тәкъдим итүе буенча да, гәзит укучылар үтенечен канәгатьләндереп тә төрле темаларга мәкаләләр язды. Болар инде бер сайттан икенчесенә... егерменчесенә күчерелә-күчерелә кыршылып беткән әкиятләр түгел, ә тәгаен урын, кеше, вакыйга тасвирланган язмалар. Гәзитебездә әледән-әле кискен проблема күтәргән усал тәнкыйть мәкаләләре урын алды. “Бар иде бит заманалар!” — дип куям аларны искә төшергәндә.
Журналистлык йөген җигелеп тарту белән бергә, әдәби иҗаты да гөрләп барды хезмәттәшемнең. Шактый популярлашып киткән “Таң кызы” шигыренең исемен куеп, тәүге җыентыгын чыгарды. Авторның үзен дә “Таң кызы” дип йөрттеләр. Икенче китабы да шигырьләрдән тора иде. Арытабангылары — публицистик язмалар, каләмдәшләре иҗаты турында.
Пенсия яшенә җитеп, Башкортстан Язучылар берлегенең татар әдипләре берләшмәсе җитәкчесе итеп тәгаенләнгәч тә әдәби чараларны яктырту, юбилейларны билгеләп үтү, яңа китапларга рецензияләр язу мәсьәләсендә безнең бүлеккә борчылырга сәбәп юк иде, чөнки Фәния һаман да “Кызыл таң” коллективындагы кебек булды.
Язучылар берлеге рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, филология фәннәре кандидаты, доцент Зәки Әлибаев әлеге иҗат кичәсендә болай дип сөйләде: “Фәния апаның кешеләр белән аралашу, оештыру сәләте, егәрлеге искиткеч. Аның кебек булу мөмкин дә түгелдер дип уйлыйм. Республика-өлкәара җитди чарамы, гади генә бер китапның исем туемы — Фәния апа аларның барысын да җиренә җиткереп башкарды. Каләм әһелләре, сәнгать кешеләре эшчәнлеген гәзиттә юбилейдан-юбилейга, очрактан-очракка түгел, ә өзлексез барган мәдәни процесс итеп, объектив һәм җанлы яктыртты. Мәшһүр шагыйрьләр — райондашлары Ш. Бабич һәм Н. Нәҗми исемнәре артына ышыкланмыйча, аларның юлын дәвам итәргә, рухи мирасларын саклап, халыкка җиткерергә тырыша. (Бу җәһәттән мин аның Наҗар Нәҗми истәлегенә төзеп нәшер иткән “Җырның булмый соңлаганы” дигән җыентыгын күздә тотам). Фәния апаның журналистлык һәм оештыру осталыгын электән белеп, ихтирам итәм, ә менә шагыйрә буларак яңарак ачтым әле. Шигырь җыентыкларын кызыксынып, мавыгып укый башладым”.
“Фәния эшләгән елларда “Кызыл таң”ның әдәбият бүлеге дә, Язучылар берлегенең татар әдипләре берләшмәсе дә гөрләп торды, — дип башлады сүзен “Тулпар” журналының бүлек мөхәррире, шагыйрь Мөнир Вафин. — Иҗатта ул үзе дә актив булды, өметле авторларны алга әйдәде, бер үк вакытта шигырь үрүчеләр, мөтәшагыйрьләр (урысча аларны рифмоплет, рифмач дип атыйлар) басымына да бирешмәде, матбугат һәм поэзия мәйданнарын андыйларның “әсәрләре”ннән сакларга тырышты”. Мөнир Мәхмүт улы, шагыйрәнең кайбер шигырьләренә кыскача анализ да ясап, андагы табышларны атап күрсәтте.
Күптән популярлашкан “Әл дә син бар әле дөньяда” дигән җыр бүген дә еш яңгырый. Аны күренекле башкорт иҗатчылары — шагыйрь Шәриф Биккол һәм музыкант Байрас Абдуллин язган, беренче башкаручысы — Дүртөйле егете Радик Динәхмәтов. Заманында Фәния шул җырның тарихы белән нык кызыксынды. Авторларның тол хатыннары (икесе дә Рәйсә исемле) һәм Радик белән бергә Кырмыскалыда, Зианчурада йөреп кайтты. Үзе бер мәдәни чарага, акциягә әверелгән бу сәфәр йомгаклары буенча Фәния бик шәп мәкалә язды, анда җыр тарихы, ике Рәйсә язмышы тасвирланды. Иҗат кичәсендә болар турында мәгариф ветераны Рәйсә Абдуллина сөйләде. Башкортстанның атказанган артисты Радик Динәхмәтов башкаруында бу җырны тагын бер тапкыр тыңладык.
Җыелучыларга, шулай ук, Уфа “Нур” татар дәүләт театры актрисасы, республикабызның халык артисты Гөлназ Мөхәммәдиева җыр-моңнарын бүләк итте. Шул исәптән Фәния сүзләренә язылганнарын да. Композиторлар Рим Хәсәнов, Мөфтәдин Гыйләҗев, Зәбих Мамалимов, Азат Хөсәенов, Зифа Нагаева, Мөдәрис Морзаханов, Таһир Асылгәрәев белән берлектә хезмәттәшебез иҗат иткән җырлар, саный китсәң, байтак җыела икән.
Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле урынбасары Гөлшат Сафина Фәния Габидуллинаның әдәби әсәрләре, мәкаләләре Татарстан матбугатында да еш басылуын, якташыбызның конгрессның югары бүләкләренә лаек булуын искә төшерде һәм аның киләсе юбилейлары тагын да зуррак залларда үткәрелүен теләде.
Дүртөйледән килгән вәкилләр — Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы, “Ак калфак” оешмасының район бүлекчәсе һәм “Әллүки” халык фольклор ансамбле җитәкчесе Светлана Васикова, китапханәчеләр Алсу Әхмәтова, Ләлә Мөэминова, Дүртөйле телевидениесе журналисты Илмир Мифтахов, яугир Әдис Нуретдинов район хакимияте башлыгы Риф Йосыповның юбилярга котлау хатын тапшырганда үзләренең дә шәхсән җылы сүзләрен әйттеләр, районның мәдәни тормышында Фәния Равил кызының актив катнашуын билгеләделәр.
Башкорт дәүләт академия драма театры актрисасы, Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Илсөяр Газетдинова, Уфа “Нур” театрының әдәби бүлек мөхәррире Айгөл Юлъякшина, “Сәхипҗамал” оешмасының элекке һәм хәзерге җитәкчеләре Динә Морзакаева һәм Флүсә Назаргулова, озак еллар мәгариф тармагында эшләгән Тәнзилә Гәрәева, “Китап” нәшрияты ветераны Фирдинә Зиннәтуллина үзләренең чыгышларында Фәния Габидуллина белән хезмәттәшлек иткән чакларын сагынып искә алдылар, аңа иҗади уңышлар, сәламәтлек, бәхет теләделәр.
Фәрит Фаткуллин.