

Ансамбльнең юбилее зур бәйрәмгә әверелде. Мәдәният йорты фойесында татар милли ашлары, милли киемнәр, кул эшләре күргәзмәләре оештырылган иде. Үзешчәннәр чыгышлары да бер бизәк булып торды. Бу эшкә район авылларының мәдәният хезмәткәрләре зур көч салган. "Җидегән йолдыз" үзләрен яратып өлгергән, ун ел дәвамында тугры калган тамашачысына искиткеч концерт күрсәтте. Русия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында чарага килгән кунаклар арасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков "Җидегән йолдыз" коллективы әгъзаларын Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт хатлары белән бүләкләде. "Җидегән йолдыз" халык татар вокаль ансамбленең җитәкчеләре Илдар Госаметдинов белән Айгөл Корбановага Татарстан Мәдәният министрлыгының мактау грамотасы тапшырылды.
Резеда НУРТДИНОВА.
Фотолар ансамбль архивыннан.