

Әмма ул вакытта ул "апасының яраткан энесе" исемен генә йөрткән әле. Бу хакта "Ирек мәйданы" хәбәрчесенә Фирдүс Тямаевның апасы Лилия сөйләгән:
- Фирдүснең шуклыклары әле дә хәтердә, - дигән ул. - Берсендә абзар артындагы печәнлеккә чыгып, уйнап кына аңа ут төрткән. Янгын сүндерүчеләр килде, әтидән дә эләкте. Әмма икенче көнне базга төшкән дә анда да кәгазь яккан. Шулай тәгәрәшеп үскән вакытта, 2001 елның 8 октябрендә әтиебез кинәт йөрәк белән үлеп китте.
Әни белән өч бертуган ятим калдык. Әни безне кеше арасында ким булмасыннар дип нык тырышты. Пешекче, сыер савучы булып та, хәтта ягулык салу станциясендә дә эшләде. Без иске машинага утырып, күрше-тирә авылларга концерт белән йөри идек. Әни манты, пәрәмәчләр пешерә, мин кассада шуларны сатам, Фирдүс җырлый. Башта — 10-15, соңрак 50-60 кеше җыела башлады. Ул шулай әкрен-әкрен генә танылды.
Тормышта авыр вакытым булды. Шул чакта Нурлаттан фатир сатып алырга туры килде. Кыяр-кыймас кына моны Фирдүскә әйттем. Ул ничә еллар тиенләп җыйган 500 мең сум акчасын чыгарды да бирде. “Мин реклама ясап күтәрелмим, халык яратса, болай да танылырмын”, — диде. Әле хәзер дә башкарган изге гамәлләре шактый. Туган авылы Түбән Нурлатта зиратны тәртипкә китерде, күпер салды, юлларны яңартты. Авыру балаларга, мохтаҗ кешеләргә дә хәленнән килгәнчә булышырга тырыша.
...Күргән бар мондый шук энекәшләрне. Гаиләдә кызлар үзләреннән соң туган балаларга шулай әни булып карап, тәрбиялүәдә беренче тәҗрибә аладыр. Уңышлы булсын ул һәрвакыт!
Фото: "ВКонтакте"