

– Хәзерге вакытта китапханәләр челтәре 21 авыл китапханәсеннән тора, алар үз эшчәнлегендә заманча технологияләрне тулысынча үзләштерде. Аларның һәркайсы социаль челтәрләрдә үз битләрен булдырып, “Русия мәдәнияте” сайтында теркәлү үтте һәм аларда киләчәктә оештырылачак чараларның афишалары урнаштырыла. Канлы-Төркәй, Килем модельле китапханәләренең, шулай ук балалар һәм үзәк китапханәләрнең үз сайтлары бар. Барча китапханәләрнең социаль битләре булдырылды, алар аша эшчәнлек даими яктыртылып тора.
Китапханәләр челтәре фондында 275 мең данәдән артык китап тупланган, ул үткән елда янә 2 меңгә якын басма белән тулыланды. Китап әйләнеше электрон форматта алып барыла һәм электрон каталогка урнаштырыла. 2021 елда китапханәләр хезмәтеннән кулланучылар саны 15100 берәмлек тәшкил итте.
Канлы-Төркәй һәм Килем авыл китапханәләре нигезендә модельле китапханәләр оештырылды, аларның беренчесе “Йәдкәр” исемен йөртә һәм якташ-язучылар, Салават Юлаев исемендәге республика дәүләт премияләре лауреатлары иҗатын өйрәнү белән өстенлекле шөгыльләнә. “Алтын хәзинә” атамасы алган Килем китапханәсе туган якның тарихи үткәнен тикшерүгә махсуслашты. Әлеге модельле китапханәләрне, тоташ алганда, туган төбәкне өйрәнү буенча махсус үзәкләр дип тә исемләргә мөмкин. Аларда татар һәм башкорт телләрендә шушы юнәлештәге махсус әдәбият туплана, туган якны өйрәнүгә, аның тарихын тикшерүгә китап укучылар җәлеп ителә. Модельле китапханәләрдә район һәм авыллар тарихы буенча бай материал тупланган музейлар эшли. Экспонатлар арасында халыкның тормышын чагылдырган көнкүреш әйберләре, этнография, халык иҗаты буенча әсбаплар, аерым күренекле шәхесләрнең шәҗәрәләре урын алган. Кыскасы, Канлы-Төркәй һәм Килем китапханәләрендә милли мохит тудырылган, ул халыкларның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен кадерләп саклауга зур өлеш кертә.
Авыл китапханәләре районның мәдәни тормышында лаеклы урын тотып, төбәктә оештырылган күләмле чараларда да актив катнаша. Атап әйткәндә, Бөтенрусия күләмендәге барлык акцияләр, максатлы программалар китапханәчеләр катнашлыгыннан башка үтми. Моннан тыш, ил һәм респулика дәрәҗәсендәге күләмле чараларга, истәлекле бәйрәмнәргә, әлбәттә, китап укучыларын да җәлеп итәбез. Мәсәлән, Русия дәрәҗәсендәге һәм Бөтендөнья акцияләрендә китап укучылардан 200 кеше катнашты. Михайловка авыл китапханәсе “Минем кече Ватаным” республика конкурсында уңышлы чыгыш ясады. Әйткәндәй, әлеге чараның төп максаты булып Башкортстанда яшәүче урыс халкының бай тарихи мирасын өйрәнү тора. Китапханәче Лариса Романова районыбызның Михайловка авылы үткәне турындагы хезмәтен тәкъдим итте һәм бай тарихи материаллары белән танылу алды.
Безнең районның тарихы киңкырлы, төбәктән бик күп күренекле шәхесләр чыккан. Шуңа да китапханәләрдә оештырылучы чараларда өстенлекнең нәкъ менә урындагы үзенчәлеккә бирелүе табигый. Әйткәндәй, бу үзе генә дә бәйрәм чараларында катнашучыларда зур кызыксыну уята. Районыбызның элекке җитәкчесе Мәгасүм Ягафәровның Бүздәккә багышланган китабын тәкъдим итү дә шундый рухта үтте. Анда авторның элекке хезмәттәшләреннән зур төркем катнашты, ветераннар истәлекләре белән уртаклашты. “Чәчәк аткан Бүздәк – күтәрелеш еллары” китабы район китапханәләрендә лаеклы урынын тапты.
Районның үзәк китапханәсе озак еллар дәвамында Башкортстанның сынлы сәнгать осталары белән хезмәттәшлек итеп килә. Китапханәдә билгеле рәссамнарның картиналары күргәзмәләрен даими оештыру да – шуның матур чагылышы. Уфа рәссамы Ренат Сербин да Бүздәкне үз итте. Аның шәхси күргәзмәсе зур кызыксыну тудырды. Китапханәнең зур залында урнаштырылган картиналар экспозициясенә күпсанлы экскурсияләр оештырылды, аннары рәссам сәнгать мәктәбе укучылары белән рәсем төшерү буенча осталык дәресләре үткәрде.
Якташыбыз, Кәпәй-Кобау авылында туып үскән, безнең өчен бик кадерле рәссам Вәкил Шәйхетдинов белән лаеклы горурланабыз. Аның картиналары күргәзмәләре даими оештырылып тора. Соңгысы үткән елның маенда зур уңыш белән үтте. “Табигать белән күзгә-күз” дип исемләнгән күргәзмәдәге картиналар, нигездә, Бүздәк тарафларына багышланган иде. Рәссам үзе дә мәдәни чараның кунагы булды – очрашу барышында ул тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды, тамашачыларның сорауларына ихлас җавап бирде. Сынлы сәнгатькә багышланган мәдәни чаралардан дөньякүләм билгеле рәссам Давид Бурлюк иҗатын иңләгән күргәзмәне дә күрсәтеп үтәсе килә. Тарихтан билгеле булуынча, ул 1915-18 елларда Бүздәк төбәгендә яшәп ала, табигый, картиналарында безнең якларны да яктырта. Русия дәрәҗәсендәге мәдәни чараның оештыручылары булып якташыбыз, Башкортстанның атказанган рәссамы Вәкил Шәйхетдинов һәм Мәскәү кунагы, ил күләмендә танылган рәссам Михаил Рошняк чыгыш ясады.
Китапханәләр челтәре коллективы тарафыннан башкарылган эшләр болар белән генә чикләнми, әлбәттә. Көндәлек бурычларны җиренә җиткереп үтәүче, киңкүләм чараларны оештыруга иҗади яктан якын килергә күнеккән китапханәче-коллегалар эшчәнлектә заман таләпләренә тулысынча җавап бирә. Безнең коллективта үз эшенә, сайлаган һөнәренә мөкиббән хезмәткәрләр бихисап. Әмир авыл китапханәчесе Зөһрә Әскарова, Килемнән Рида Зөбәерова күптән инде үз эшенең осталары булып танылды. Шулай ук хезмәттәшләрем арасыннан Альмира Әбдрәшитова, Татьяна Мамлиева, Гөлнур Акчурина, Резеда Смакова, Рита Дистанованың тармакта озайлы фидакарь хезмәтен билгеләп үтәсем килә. Мондый белгечләр белән эшләү дә күңелле.
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе
Фәнүр Гыйльманов язып алды.