+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
6 апрель 2022, 07:20

Миякәдә "Карга боткасы"на әзерләнәләр

Миякә районының Кыргыз-Миякә авылындагы "Акбузат" балалар бакчасында яз бәйрәменә әзерләнәләр.

Миякәдә "Карга боткасы"на әзерләнәләрМиякәдә "Карга боткасы"на әзерләнәләр
Миякәдә "Карга боткасы"на әзерләнәләр


Заманча төзелгән ике катлы яңа матур бинада урнашкан балалар бакчасы ерактан үк үзенә чакырып тора. Ә инде ишеген ачып, эченә үтүгә, үзеңне чын әкият дөньясына эләккәндәй хис итәсең. Җылы, матур, зәвыклы, заманча җиһазландырылган бүлмәләрдән шат тавышлар гына ишетелә. Музыка залында "Карга боткасы" бәйрәменә әзерлек бара иде. Татар халкының милли костюмнарын кигән балалар түгәрәккә басып, "Түбәтәй" уенын уйныйлар. Аларның туган телдә сөйләшүе, татарча биюе күңелгә хуш килде.
- Балалар кечкенәдән туган телләрен, гореф-гадәтләрен белеп үсәргә тиеш. Безнең балалар бакчасында моңа зур игътибар бирелә. Балаларны шушы төбәктә яшәгән халыкларның гореф-гадәтләре белән таныштырабыз, уеннар аша өйрәтәбез. Шулай ук, бездә туган якны өйрәнү музее эшли. Аның эшчәнлеге кечкенә гражданнарның туган җиренә, Ватанына сөю хисләре тәрбияләргә ярдәм итә, - ди "Акбузат" балалар бакчасы мөдире Гүзәл Галиева.
Бәйрәмгә әзерлек тәмам булгач, малай һәм кызлар татар телендә нәшер ителүче "Әллүки" балалар журналы белән танышты. Күпләренең бу басма белән таныш булуы да сөендерде. Ә инде күчтәнәч-журналны кулларына алгач, алар аны тагын да кызыксынып карый башлады.

Фото: Зөһрә Исламова.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас