+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
7 апрель 2022, 06:15

"Талисман"да "Әллүки" укыйлар

Миякә районының Кыргыз-Миякә авылы мәдәният йортында унга якын бию коллективы эшли.

"Талисман"да "Әллүки" укыйлар"Талисман"да "Әллүки" укыйлар
"Талисман"да "Әллүки" укыйлар


Ә инде бу коллективларда 500ләп кеше шөгыльләнә.
"Дим бизәкләре", "Гөлдәр", "Талисман", "Лилия", "Шарм", "Балкыш" - болар бию коллективларының исемнәре. Аларның һәркайсының үз репертуары, үз йөзе.
"Талисман" төркемендә шөгыльләнүче Әмирә Хәсәнова Кыргыз-Миякә 2нче мәктәбендә укый. Бию белән икенче ел шөгыльләнә.
- Миңа биергә бик тә ошый. Монда яңа дуслар таптым. Сәхнәдә чыгыш ясарга да яратам. Безнең коллектив Салават, Уфа, Мәләвез шәһәрләрендә дә чыгыш ясады, - ди Әмирә.
Бу көнне репетициягә килгән кызларга күчтәнәч итеп алып килгән "Әллүки" журналы да таратылды. Кызлар аны кулларына алгач та, гаиләләрендә яздырып алдырганнарын да әйтте.

Фото: Зөһрә Исламова.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас