Бу хәлне Гүзәл социаль челтәрләргә элгән иде.
Ул җырчыга чәчәк бирергә генә түгел, ә сәхнәдән әнисенә рәхмәт сүзләре әйтергә дип тә менгән икән.
“Әни, мин сине бик яратам. Рәхмәт сиңа бик зур!” – дигән малайның күңеле тулды. Бу мизгелләрдә Гүзәлнең үзенең дә күзләре яшьләнде һәм ул: “Минем дә әти-әнием монда утыра бит, Булат. Икәүләшеп елашып тормыйк инде”, – диде.
Бу хакта җырчы социаль челтәрләрдә болай язган:
“Кемдер: “Ник елый бу малай?” – дияр, кемдер: “Афәрин! Изге җанлы бала, кешелекле икәне күренә”, – дияр. Кемдер, кырт кисеп, егет кеше елап тормаска тиеш, дип әйтер. Без әлеге егеткә, аны тәрбияләгән әнисенә сокландык. Бигрәк нечкә күңелле, сизгер, эчкерсез бала. Бүгенге көндә андыйлар дефицит. Зу-у-ур егет булып өлгергәч тә, чиста күңелле булып калса иде.
Ни булса да, без ул күргәнне күрмәдек, аның урынында булмадык, хис-кичерешләрен белмибез. Иң мөһиме - барысы да яхшы булсын. Үз анасына булган рәхмәтен шулай зур сәхнәгә чыгып, күз яшьләре аша җиткергән балага да, шундый егет үстергән анага да бәхетле гомер телик”.
Фото: интертат