Танылган композитор, автор-башкаручы, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган артисты Ризван Хәкимов – татар-башкорт эстрадасында үз урынын, үз тамашачысын тапкан, үз җырчылары булган танылган шәхес. Ул – тыйнаклыгы, әдәплелеге, сабырлыгы, үзгә моңы, берсеннән-берсе матур һәм моңлы җырлары белән миллионлаган күңелләрне әсир итте. Ул, шулай ук, яшь, сәләтле егет һәм кызларны үз канаты астына алып, зур сәхнәгә чыгаручы да. Әлеге вакытта шундыйларның берсе – Ленар Вәлиев.
– Сәхнәгә күтәрелеп, үз сәләтеңне башкаларга күрсәтү – ул бик җаваплы һәм авыр хезмәт. Монда, сәләттән тыш, сабырлык, тырышлык, максатчанлык та кирәк. Чын талантларны күрә белеп, аларга юл яру таләп ителә. Без, инде аягыбызда ныклы басып торучылар, яшьләргә ярдәм итәргә тиеш. Шушы максат белән, сәләтле булуыннан тыш, барлык көчен, күңелен, булмышын биреп эшләргә омтылучыларны сайлап алабыз. Нәкъ шундыйларның берсе – Ленар Вәлиев.
Аның репертуарында татар һәм башкорт халык җырлары да күп. Бу бик мөһим. Халык җырлары аша үз асылыбызга кайтырга кирәк. Безнең халык бик моңлы бит ул. Шул моңны саклап кала алсак, телебез дә яшәячәк. Димәк, безнең киләчәгебез дә булачак. Әлегә моңыбызны аңлаучы, телебезне белүче яшьләребез бар. Нәкъ менә шундыйларны зур сәхнәгә чыгарабыз да инде, – ди Ризван абый.
Ленар Вәлиевны күпләр “Ленар Белый” дип тә белә. Ул Ризван Хәкимовның төркеменә 2019 елда кабул ителә.
– Күгәрчен районының Морак авылында туганмын. Миңа бер яшь тирәсе булганда гаиләбез белән Бөрҗән районына күченгәнбез. Балачагым шушы ике район белән тыгыз бәйле. Гаиләдә дүрт бала үстек, мин – өченчесе. Башлангыч сыйныфларны тәмамлаганнан соң Күмертаудагы Республика политехник лицей-интернатына укырга бардым. Нәкъ шунда минем җырга булган сәләтемне күреп алдылар. Мәктәптә оештырылган барлык чараларда да катнаша идем. Музыка укытучысы Җәмил абый Рәфыйков әледән-әле үсендереп, мактап торды. Ул мине район, республика конкурсларына әзерләп, катнаштыра иде. Шул вакыттагы җиңүләремнең берсе – “Алтын лачын” Бөтенрусия конкурсында беренче дәрәҗә лауреаты булуым.
Җыр-моң дөньясы минем күңелгә кечкенә чагымнан якын. Әнием Фәнүзә Мөхәммәтгали кызы матур җырлый. Картәниемнең озын көйләрен дә тыңлап үстем. Баянда, курайда, гитарада уйнарга өйрәндем. Әтием Айрат Гариф улы – балта остасы. Ул агачтан төрле эшләнмәләр ясый.
Тугызынчы сыйныфтан соң мин Уфа сәнгать училищесының вокал бүлегенә укырга керергә ниятләдем. Тик мин анда конкурс аша үтә алмадым. Шулай булуга карамастан, төшенкелеккә бирелмәдем һәм М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының колледжына укырга кердем. Укый башлагач, мине шул вакыттагы продюсерым күреп калды һәм без аның белән гастрольләргә йөри башладык. Инде бер ел укыгач, мин баштан-аяк гастрольләргә чумган идем, шуңа күрә бу уку йортында укуымны дәвам итмәдем.
Бераздан Стәрлетамак һөнәри-техник колледжына читтән торып укырга кердем һәм аны уңышлы тәмамладым. Концертлар белән чыгыш ясап йөргәндә Уфадагы концертта Ризван абый белән бер сәхнәдә чыгыш ясадык. Без аның белән танышып, сөйләшеп тордык. Мин аңарда аталарча хәстәрлек сиздем. Шул вакытта күңелемдә аның белән бергә эшләү теләге туган иде. Әлбәттә, мин ул чакта бу хакта аның үзенә әйтмәдем. Ә инде берничә ел узып, мин эшсез калган вакытта Ризван абыйны Уфа урамында очраттым. Бу юлы инде аның төркемендә эшләргә теләвемне әйттем. Ул мине үз янына чакырды. Шулай итеп, мин әлеге көнгә кадәр аның төркемендә һәм моның шулай булуы белән бәхетлемен.
Ризван абыйны “сәхнә әтием” дип йөртәм. Ул – искиткеч киң күңелле, ярдәмчел, гади. “Кешеләр күңеленә сафлык өләшергә кирәк. Шулай иткәндә дөньябыз да матуррак, яктырак була. Бер игелек кылсаң, ул синең үзеңә мең тапкыр артып кайта”, – дип киңәшләрен бирә, үзе дә шушы девиз астында яши Ризван абый. Мин һәрьяклап аңардан үрнәк алып яшим, – ди яшь җырчы Ленар Вәлиев-Белый.
Зөһрә ИСЛАМОВА.