-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
8 апрель 2022, 10:55

Милли рух милли бизәк аша туа

Бүздәктә Президент грантлары фонды ярдәмендә кул эшләре буенча остаханә узды.

Милли рух милли бизәк аша туа
Милли рух милли бизәк аша туа

“Милли бизәк” этник остаханәсе – 2022 елгы Президент грантлары конкурсында җиңүче проект кысаларында “Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы халык чигүләре буенча 1,5-2 сәгать дәвамында бушлай осталык дәресләре үткәрә.

Мондый күнекмәләрне телә­гән һәркем өйрәнә ала, хәтта беренче сыйныф укучысы да үз куллары белән чигелгән катлаулы бизәк булдырырга мөм-кин. Гомумән алганда, оештыручылар яшь буенча чикләр куймый, алар чигүнең куллар моторикасын, киң фикерләүне үстерүе белән аңлата.
Проектны тормышка ашыручы коммерция карамагында булмаган оешманың төп максаты – җәмәгатьчелекне татар халкының рухи традицияләренә һәм мәдәниятенә җәлеп итү, халык бизәкләрен чигү белән кызыксынучы кешеләрне берләш­терү, халык чигүен һәм стиль­ләш­терелгән татар киемен популярлаштыру.
Проектка биш оста җәлеп ителгән, алар үзләренең белеме һәм милли чигү серләре белән уртаклашачак. Аерым алганда, Уфадагы укуларның берсендә – хатын-кызлар милли баш киеме булган калфаклар, алъяпкычлар, икенчесендә сөлгеләр, япкычлар чигәчәк. Оештыручылар җеп һәм чигү материалларын да бирә, әмма теләүчеләр үзләре белән кирәкле әйберне алып килә ала. Осталар машина белән дә, кул белән дә чигүгә өйрәтәчәк.
Осталык дәресләрендә катнашучылар июньдә Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәриятендә оештырылачак милли киемнәр күргәзмәсенә чакырыла. Әлегә тәгаен урыны билгеләнмәгән, ул республика башкаласында узачак.
“Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасының мондый проектны тормышка ашыруы беренчегә генә түгел. Мәсәлән, узган елда татар милли бизәген чигү буенча осталык дәресе Уфа шәһәренең 84нче Татар гимназиясе укучылары, М. Акмулла исемендәге БДПУ студентлары, Башкорт­станның татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре өчен үткә­релде.
Кул һәм машина белән чигү остаханәләренең берсе Бүздәк районының Каран мәктәбендә узды. Монда 5-7нче сыйныфларда укучы кызлар чигү төр­ләре белән танышты. Оста куллы кызлар үз эшләрен дә күр­сәтте, чараны үткәрүче­ләр­дән киңәшләр алды, белмәгән­нәренә өйрәнде. Ә инде махсус чигү машинасы эшләвен күргәч, аларның кызыксынуы тагын да артты. Ни дисәң дә, кул белән кечкенә чәчәкне чигү өчен дә берничә сәгать кирәк булса, шул ук бизәкне машинада чигү өчен берничә минут вакыт җитә. Кызлар машина белән чигү серлә­ренә төшенде, үзләре дә чигеп карады.
“Милли бизәк” проекты тө­гәл­­ләнгәч, татар чигүе буенча өй­рәнчек дәресләр дәвам итәчәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте милли татар ашлары әзерләү буенча да осталык дәресләре оештыра. “Бәлешфест” милли кухня фестивальләре – оешманың иң эре проектларының берсе булды.

Зөһрә ИСЛАМОВА.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: